Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кичәге чәйне эчмәгез!

Табиблар һәм чәй җитештерүчеләр бу эчемлекне яңа пешкән килеш кенә эчәргә киңәш итәләр.

 Алай чәй тәмлерәк һәм хуш исле булганга күрә түгел.
Әгәр эчемлек берничә сәгать эчелмичә тора икән, кислород тәэсирендә аңарда бактерияләр һәм зарарлы кушылмалар барлыкка килә башлый. Чәйнең өстендә ул тыгыз кара пленкага әверелә, ә түккәндә савытка сылашып кала. Бу матдәләр ашказаны-эчәк тракты органнарына, бигрәк тә бавырга алама тәэсир итә.
Японнар көне буена торган чәйне «елан тешләвеннән дә начаррак» дип саныйлар, ә кытайлар андый чәйне агу белән чагыштыралар.

* Бөтнекле чәй арыганлыкны бетерә, йокыны яхшырта, ашкайнайту эшчәнлеген җайга сала.
* Яшел чәй – антиоксидантлар һәм флавоноидлар чыганагы.
* Сөт кальций һәм терлек аксымы, Д витаминына бай.
* Томат согында онкологиядә каршы көрәшүче ликопин күп.
* Мүк җиләге морсы организмга антибиотик кебек тәэсир итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев