Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Көчле эсселекне ничек кичерергә?

Дәвалау-физкультура диспансеры табибы Виталий Ночевкин киңәшләре.

Кояшлы эссе көннәр кеше сәламәтлегенә зур зыян салырга мөмкин. Табиблар аны башкача кояш һәм эссе сугу дип йөртә. Мондый вакытта нишләргә? Беренче ярдәмне ничек күрсәтергә? Сорауларга Чаллының Дәвалау-физкультура диспансеры табибы Виталий Ночевкин җавап бирде. 
 
“Эссе Һава аеруча өлкән яшьтәге кешеләр өчен куркыныч. Беренче чиратта инсульт куркынычы арта. Зыян күрүчегә вакытында ярдәм итәр өчен, инсультның кайбер симптомнарын белергә кирәк: аңны югалту, сөйләм начарлану, аяк-кулларның, хәтта бит мускулларының оюы, телсезләнү. 
Ә менә йөрәк өянәге кичерүче кеше үзе түбәндәге симптомнарны сизә: күкрәк куышлыгының сул ягында авырту барлыкка килә, авырту шул яктагы кулга яки аркага бирә, йөрәк ритмы бозыла, баш авырта, тын кысыла һәм курку хисе барлыкка килә. Мондый симптомнарны сизү белән мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез!”- ди табиб. 
 
Кояш һәм эссе сугуның симптомнары бар. Мондый очракта хәл китә, баш әйләнә, тир бәрә, баш авырта, күңел болгана һәм косасы килә. аерым очракларда аңнарын да югалтырга мөмкиннәр. Эссе транспортта яки урам уртасында кинәт аңын югалткан кешегә дөрес һәм вакытында ярдәм итү мөһим. Әгәр кешедә алда санап кителгән симптомнар күзәтелсә, шунда ук табиб чакыртырга һәм зыян күрүченең тәнен суытырга кирәк. Беренче чиратта аны салкынча урынга - күләгәгә яткырырга, башына салкын компресс яки дымлы сөлге куярга киңәш ителә. Зыян күрүче аңында булса, аңа су эчертергә, ансыз булса нашатырь спирты иснәтеп аңына китерергә тырышырга, ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга кирәк. 
 
Җәйге эсселекне җиңеләйтергә ярдәм итүче гади киңәшләр: 
1. Олы яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләр табиб киңәшләрен үтәргә, ул тәкъдим иткән дозаларда һәм режимда дарулар кабул итәргә тиеш. 
2. Кояш актив чакта (10:00- 17:00сәгатьтә), ашыгыч эшләр булмаса, урамга чыкмаска. Чыккан очракта, иркен, табигый тукымадан өс киеме, кояштан саклаучы баш киеме кияргә кирәк. Үзең белән су алырга онытмагыз. Күбрәк күләгәдә булырга тырышыгыз һәм вакыт-вакыт кондиционерлы кибетләргә яки бүлмәләргә керегез. 
3. Су эчү режимын арттыру мөһим. Шулай да аның белән бик сак булырга киңәш ителә. Тәкъдим ителгән эчемлекләр: лимон согы белән су, шикәрсез җылы яшел чәй, компотлар һәм морслар. Лимон суы сусауны бик яхшы баса. Ә бөтнек белән чәй нерв системасын тынычландырырга гына түгел, эссе җәйге төндә яхшырак йокларга да ярдәм итә. Алкоголь, шул исәптән сыра, төрле татлы газлы сулар эчмәгез. Алар сусауны басмый. Организмдагы мәтдалар алмашын акрынайта. 

4. Дөрес туклануга игътибар итегез. Җиңел ризыклар: яшелчә, җиләк-җимеш, пешкән балык һәм тавык, окрошка ашарга киңәш ителә. Майлы, кыздырылган һәм татлы, баллы ризыклардан баш тартырга кирәк. 
5. Сусызлануны булдырмас өчен ачык һавада, кояш астында артык физик эш эшләмәгез, спорт белән шөгыльләнүләрне киметегез. 
6. Кондиционерлы бүлмәдә организмны артык суытудан да саклагыз һәм һава температурасын +22, +23 градустан да түбән төшремәгез. Җәй көне барысы да диярлек салкын тию кондиционерларны дөрес кулланмау, салкын эчемлекләр һәм туңдырма куллану белән бәйле. 
7. Билгеле булганча, бинага кайнар һава тәрәзә аша керә. Кояш нурлары һәм җылы һава кермәсен өчен көндез аларны ябык тотарга, пәрдәләр белән капларга киңәш ителә. Төнгә таба, һава температурасы төшкәч кенә, салкынча һава керсен өчен тәрәзәләрне ачарга була. 
 
Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев