Киңәш-табыш
Компот
759
0
0
Мин кибет сокларын эчмим, шуңа күрә үзем компотлар ясыйм. Үзем яраткан эчемлек рецепты белән бүлешәм.
2 литрлы банка өчен:
500 г крыжовник,
бөтнек яфрагы,
берничә телем лимон,
150 мл стакан шикәр комы.
Банкаларны стерильләштермибез, ә калай капкачларын да, үзләрен дә яхшылап юабыз гына. Банкага бераз кайнаган су салып, капкач белән каплап торабыз. Аннары банкага крыжовник, бөтнек, лимон салып, шикәр комы өстәп, кайнап торган су коябыз. Капкачын ябып, банканы берничә тапкыр әйләндерергә һәм калын сөлге белән төреп, ике тәүлек тотарга. Суынган компотлар бүлмә температурасында да яхшы саклана.
Айгөл Гатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев