Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Корткычлардан котылырга булыша

Йомырка кабыгын аю чикерткәсе (медведка) һәм кәбестә күбәләгенә (капустница) каршы көрәш чарасы итеп тә файдаланалар.

 Бәрәңге, лалә, нәркиз һәм башка суганчалы һәм бүлбеле үсемлекләрнең арасына сыек май белән изелгән кабыктан торган катнашма казып салсагыз, аю чикерткәсе уңышыгызны юкка чыгарудан туктар.

Кәбестә күбәләгенә дә кабык сибелгән түтәлләрдә йомырка салып үрчүдән баш тартырга туры киләчәк. Бу очракта ул кабыкны башка ишләренең нәсел дәвамчылары дип уйлаячак.

Шулай итеп, әлеге гап-гади, әмма файдалы һәм иң мөһиме: арзан ашламаны курыкмыйча яшелчә һәм чәчәк бакчаларында кулланырга була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт

2
X