Көтүче сумкасының файдасы
Файдалы үлән.
Җәй айларында тагын бер үләнгә игътибар итегез әле. Ул да булса, көтүче сумкасы үләне:
– баш, колак шаулаганнан файдалы;
– кан тамырларын чистарта;
– кан басымын нормальләштерә;
– баш авыртуын бетерә;
– яраларны төзәтә;
– эчәклек системасын яхшырта;
– бөерләрне, сидек юлларын, бавырны, нерв системасын дәвалый һ.б.
Куллану:1 чәй калагы көтүче сумкасының яфракларына 1 стакан су салып төнәтәбез. Иртән 2 аш кашыгы күләмендә эчәргә (көненә 4 тапкыр ашарга 30 минут кала).
Әлеге үләнне аптекадан да алырга була, инструкция буенча файдаланыгыз, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
/ Фото Татар-информ сайтыннан
Гөлшат Атнагулованың «Сәламәтлек» каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев