Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кышка тәмле лечо

Кирәк: 3 кг помидор, 1,5 кг баллы борыч, 0,5 стакан сыек май, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз, 4 аш кашыгы уксус (9 процентлы), бер баш сарымсак.

Эш барышы: помидорларны иттарткычтан чыгарабыз да, кайнатырга куябыз. Кайнап чыгып, тагын 10 минут кайнагач, шакмаклап тураган борычларны салабыз. Кайнап чыккач сыек май, шикәр комы, тоз, уксус кушып болгатабыз. Әлеге катнашма 15 минут кайнагач, бер баш сарымсакны ваклап кушабыз. 5 минуттан лечо әзер була.

Аннары аны кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып төреп куябыз. Теләге булган кеше шикәр комын әзрәк сала ала. Шулай ук борыч, лавр яфрагы кушарга да мөмкин. Бу рецепт белән ясалган лечо бик тәмле чыга, яхшы саклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев