Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кыстыбый

Камыр өчен: сөт – 200-250 мл, үсемлек мае – 60 г, он – 600-700 г, тәменчә тоз, әз генә сода.

Эчлекне бәрәңгедән дә, тары ярмасыннан да ясарга була. 
Бәрәңгедән эчлек: уртача зурлыктагы бәрәңге – 15-20 данә, атланмай – 150 г, сөт – 600 мл, тәменчә тоз, яшел суган да кушсагыз була. 

Тары ярмасыннан эчлек: тары ярмасы – 200 г, атланмай – 60 г, сөт – 1 л, тәменчә тоз, әз генә шикәр комы.
Савытка сөт, үсемлек мае, тоз кушып, барысын бергә болгатабыз. Он өстәп, камыр басабыз. Камырны 12 кисәккә бүләбез дә һәркайсын десерт тәлинкәсе зурлыгында юка итеп җәябез. Кызган коры табада башта бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алабыз. Җәймәнең яртысына эчлек салып, икенче ягы белән каплыйбыз.

Шуннан ак майны эретеп кыстыбыйларны шул майда кыздырып аласы гына кала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт