Киңәш-табыш

Кыздырып маринадланган баклажан

Киңәш-табыш.


Кирәк була:5 кг баклажан, 3 аш кашыгы тоз, 0,5 кг суган, 4-5 тырнак сарымсак, үсемлек мае.
Рассол өчен: 2 стакан су, 0.5 стакан 6% лы аш серкәсе, дәфнә яфрагы, 6-8 бөртек кара борыч.

Әзерләү:
Баклажанны юабыз һәм кабыгын әрчибез, юка гына итеп телемләп зур савытка турыйбыз. 3 аш кашыгы тоз салып, 2 сәгатькә алып куябыз. Согы чыгарга тиеш.

Баклажан ял иткән арада суган һәм сарымсакны әзерлибез: суганны ярым боҗралап турыйбыз, ә сарымсак тырнакларын урталай бүләбез.

Табага 2 аш кашыгы үсемлек мае салып, суын сыркыткан баклажан телемнәрен ике яклап җиңелчә кыздырып алабыз. Телмнәрне кәстрүлгә 3-4 см калынлыкта катламлап тезәбез – катламнар арасына суган, сарымсак салабыз. 

Тозлык әзерлибез. Савытка 2 стакан су салабыз, кара борыч, дәфнә яфрагы, ярты стакан аш серкәсе өстибез. Кайнатып чыгаргач, әлеге рассолны яшелчәләр өстенә коябыз. Капкачын ябабыз да суынгач 1,5-2 тәүлеккә суыткычка куябыз.

Ә кышка саклау өчен баклажанны чиста банкага шулай ук катламлап тутырып, банканы 15 минут стерильләштерергә, капкач белән ябып куярга кирәк.


киңәш-табыш

Нет комментариев