Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Мандаринның файдасы

Яңа елдан мандарин исе килә. Соңгы елларда мандарин кибетләрдә ел әйләнәсе булса да, иң тәмлесе, баллысы сатуга кыш башында чыга.

Мандарин каротин, аскорбин кислотасы, В6 витамины, кальций, магний, тимер, бакыр, калий, фосфор һәм башка микроэлементларга бай. Өстәвенә, ул – бик файдалы диетик җимеш тә: 100 граммында бары 53 калория генә. Мандариндагы С витамины яман шеш күзәнәкләрен үстерүче канцероген кушылмалар барлыкка килүгә комачаулый, иммунитетны ныгыта, организмны чирләргә бирешүдән саклый. Мандарин согы бавырга файдалы. Холестеринны киметә, мандариндагы матдәләр холестеринга кан тамырларына утырырга бирми. Ул кан тамырлары һәм йөрәк чирләреннән дә саклый. Моның өчен аны аксыл элпәсе белән ашарга кирәк. Канда глюкоза дәрәҗәсен киметә. Мандарин яратучылар үзләрен икенче тип шикәр чиреннән саклый. А витаминына бай булу сәбәпле, күз күремен һәм кан составын яхшырта, анемияне кисәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев