Машина тәрәзәсендәге боздан ничек җиңел генә котылырга?
Моның гади генә ысулы бар.
Салкын вакытта автомобиль хуҗалары иртән машина тәрәзәсендәге бозны чистартуга байтак вакыт сарыф итә. Кайберәүләр хәтта җылы су да сибә. Тик болай эшләргә ярамый, чөнки температура кинәт үзгәргәч, пыяла чатнарга мөмкин.
Боздан арынуның җиңел ысулы бар. Моның өчен кичтән тәрәзәгә махсус сыекча сөртергә кирәк. Уксус белән суны (өчкә бер исәбе) кушып болгатырга һәм пульверизатор ярдәмендә сиптерергә, соңыннан чүпрәк белән сөртергә. Иртәнгә тәрәзә пыяласы боз белән капланган булса да, аны бетерү күпкә җиңелрәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев