Ни өчен ачуны 3 көннән артык сакларга ярамый?
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Көрәшә белүче түгел, ә ачу вакытында үз-үзен кулда тотучы кеше көчле», – дигән. Ачу чыкканда тыелып калу чынлап та бик авыр бирелә, аның каравы моның өчен безгә исәпсез әҗерләр языла. «Өметлеләр» мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән без ислам динендә иң күркәм холыкларның берсе – ачудан тыела белү турында сөйләштек.
– Алмаз хәзрәт, татарларда «Ачу – ачу китерер, ачу – шайтан китерер» дигән мәкаль бар. Белүемчә, бу турыда Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисендә дә әйтелгән.
– Бу мәкаль чынлап та Пәйгамбәребез хәдисеннән алынган. Аллаһның илчесе: «Дөреслектә, ачу – шайтаннан, ягъни ачу аның котыртуы аркасында туа. Шайтан уттан яратылды. Ут бары тик су белән генә сүндерелә. Әгәр дә сезнең берегез ачулана башласа, тәһарәт алсын», – ди. Дин күзлегеннән чыгып аңлатканда, ачу – шайтан котыртуы аркасында килеп чыга торган хис. Кеше ачуланган саен, аның ачуы арта гына. Шуңа күрә иң хәерлесе – ачуланган кеше яныннан китеп бару һәм аның белән сүз көрәштермәү. Ачулану – һәр кешегә хас сыйфат. Кемдәдер ул әзрәк, ә кемдәдер күбрәк. Әгәр дә кеше ачуланганда нәрсә әйткәнен һәм нәрсә эшләгәнен белештермәсә, ул үз-үзен кулда тота алмаучы кеше булып чыга.
– Ачу килгән вакытта мөселман кешесе нәрсә эшләргә тиеш?
– Иң беренче эш итеп «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим» дип әйтергә һәм сөйләшүдән туктарга кирәк. Сөләйман ибен Сурад исемле сәхабә Мөхәммәд пәйгамбәр белән бергә утырган вакытта ике кеше әрләшә башлый. Аларның берсенең йөзе кызара, муенындагы кан тамырлары бүртә. Шул вакытта Пәйгамбәр: «Мин бер сүз беләм. Әгәр дә ачуланган кеше шушы сүзне әйтсә, аның ачуы басылачак. Ул сүз – «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим», – ди. Башка бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр: «Әгәр дә сезнең берегез ачуланса, дәшмәсен, бер сүздә әйтмәсен», – ди. Әгәр дә ачу моның белән генә басылмаса, басып торган булсаң, утырырга, утырган вакытта ачу чыкса, ятарга кирәк. Шулай ук ачу чыккан вакытта тәһарәт алу да сөннәт гамәл булып тора.
– Аллаһы Тәгалә дошманнарыңа да ачу сакламаска кушкан, аны ничек җиңәргә? Ташка каршы аш белән ничек атарга?
– Дин буенча иң авыр гамәлләрнең берсе бу. Моның өчен кеше үзенең нәфесен, тәкәбберлеген һәм мин-минлеген җиңәргә тиеш. Моны бары тик үз-үзен җиңгән киң күңелле, сабыр кешеләр генә үти ала. Аллаһы Тәгалә бу турыда «Фуссыйләт» сүрәсенең 34-35 нче аятьләрендә аңлата: «Изгелек белән начарлык бер дәрәҗәдә түгел. Начарлыкны иң яхшы рәвештә туктат. Менә шул вакытта арагызда дошманлык булган кеше синең иң якын дустыңа әверелер. Ләкин бу нәрсә бары тик сабыр булганнар һәм олуг бәхеткә ирешкән кешеләргә генә бирелер».
– Кемдер үзен үпкәләткән кешегә дәшми калуны җиңелү дип кабул итә.
– Үпкәләткән кешегә дәшми калу җиңелү түгел, ә үзеңне аннан өстен тотуны, сабыр булуны, киң күңеллелекне, нәфесне җиңә алуны һәм теге кешенең дәрәҗәсенә төшмәүне күрсәтә. Аллаһы Тәгалә «Әгъраф» сүрәсенең 199 нчы аятендә «Надан кешеләрдән йөз чөер» ди, ягъни алар белән сүз көрәштереп, әрләшеп утырмаска куша. Көннәрдән бер көнне Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләре белән утырган вакытта бер кеше килде дә, Әбү Бәкер (р.г.)не сүгә һәм кимсетә башлады, ләкин ул аңа бер сүздә әйтмәде. Шуннан соң теге кеше аны тагын да яманрак сүзләр белән сүгә һәм кимсетергә тотынды, ләкин Әбү Бәкер (р.г.) аңа бер сүз дә әйтмәде. Тагын да катырак сүгә һәм кимсетә башлагач, Әбү Бәкер (р.г.) аңа җавап кайтарды. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр торды да алар яныннан китеп барды. Әбү Бәкер (р.г.) аның артыннан куып тотып сорады: «Йә Аллаһның илчесе! Әллә син миңа ачуландыңмы?» Мөхәммәд Пәйгамбәр аңа: «Ул сине сүккән вакытта күктән бер фәрештә төште һәм аның сүзләрен инкяр итә башлады. Син аңа каршы сүз әйтә башлагач, яныңа шайтан килде. Шуңа күрә мин синең яныңда утырмадым», – диде.
– Хәзрәт, өч көннән артык ачу тотарга ярамый дигән сүз каян килеп чыккан?
– Бу турыда хәдисләрдә әйтелә. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Мөселманга өч көннән дә артык кардәше белән араны өзү рөхсәт ителми. Аларның иң хәерлесе беренче сәлам биргәне», – ди. Башка бер хәдистә: «Мөселманга кардәше белән өч көннән дә артык араны өзү рөхсәт ителми. Кем дә кем өч көннән дә артык дуслашмыйча торса һәм үлеп китсә, ул җәһәннәмгә керә», – диелә. Шушы хәдисләрдән аңлашылганча, аралары бозылган кешеләр өч көннән соң очрашсалар, бер-берсенә сәлам биреп дуслашырга тиешләр. Хәтта күңел гафу итмәсә дә, тел белән исәнләшергә кирәк.
– Аллаһ Тәгалә күреп тора, җәзасын ул бирер, дип әйтү дөресме?
– Әшәкелек эшләгән кешегә Аллаһ Тәгаләнең җәзасын теләү киң күңеллелек булып саналмый. Иң яхшысы – Аллаһ Тәгалә күреп тора һәм Ул гадел хөкем итәр дип әйтү. «Бәкара» сүрәсенең 109 нчы аятендә: «Кешеләрне гафу итегез һәм «сафх» кылыгыз», – диелә.
– Нәрсә соң ул сафх?
– «Әрләмәгез» дигән сүз. Ягъни кешене кылган әшәкелеге өчен әрләмәү, битәрләмәү һәм бу турыда аның исенә төшермәү.
– Ачулы булу кешенең үзенә дә зыян салмый калмый…
– Ачу хисе кешенең акылын томалый. Шуның нәтиҗәсендә кеше нәрсә эшләгәнен белештерми. Ул кыска вакыт аралыгында тилереп ала. Кайбер кешеләр ачулы вакытта уйламыйча хатынына талак әйтә, кешегә кул күтәрә яки корал белән һөҗүм итә. Ахыр чиктә ул үзенә дә, башкаларга да зыян китерә. Менә шуңа күрә дә ачу – акылның иң зур дошманы. Мөхәммәд пәйгамбәр дә үзе янына киңәш сорап килгән кайбер кешеләргә «ачуланма» дип киңәш бирә иде. Бервакытны аның янына бер кеше килде дә: «Йә, Аллаһның илчесе! Миңа киңәш бир әле», – диде. Аллаһның илчесе аңа: «Ачуланма», – дип әйтте. Теге кеше шушы сорауны берничә тапкыр бирүенә карамастан, Пәйгамбәр аңа: «Ачуланма», – дип җавап кайтарды.
Шулай ук ачулану кешенең сәламәтлегенә дә зыян сала. Әгәр кеше бик еш ачулана торган булса, кан басымы күтәрелә, ашказаны җәрәхәте, йөрәк өянәге барлыкка килергә мөмкин. Галимнәр исбатлавынча, еш ачулану иммун системасын җитди боза. Шуңа күрә андыйлар авыруларга тиз бирешергә мөмкин.
– Ачуны сабырлык белән дә җиңеп була. Әмма сабыр да була белергә кирәк шул.
– Без сабырлыкны иң беренче чиратта Аллаһтан сорарга тиешбез. Коръәндә: «Сабыр ит. Син бары тик Аллаһның ярдәме белән генә сабыр итәсең», – дип. Моның өчен дога кылырга, зикер, тәсбих әйтергә кирәк. Икенчедән, телне Аллаһы Тәгалә яратмаган сүзләрдән саклау зарур, әйтик, язмыштан зарланмаска, Аллаһка тел тидермәскә һәм Аны гаделсезлектә гаепләмәскә. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Кем дә кем сабыр булырга тырышса, Аллаһ аңа сабырлык сыйфатын бирә. Дөреслектә, беркемгә дә сабырлык сыйфатына караганда хәерлерәк һәм саваплырак бүләк бирелмәде». Өченчедән, авырлыклар һәм күргән зыяннар өчен Аллаһтан әҗер-савап бирелүенә ышану. Дүртенчедән, авырлыклардан соң җиңеллек килүенә инану. Менә шушы дүрт әйбер кешегә сабыр булырга ярдәм итә ала.
– Аллаһы Тәгалә сабыр итүчеләргә нинди әҗер-саваплар бирә?
– Сабыр булган кешене Аллаһы Тәгалә ярата, ярдәмен күрсәтә һәм җәннәттә хисапсыз нигъмәтләр һәм бүләкләр бирә. Сабырлык күрсәтү сәбәпле кешегә килгән зыян икенче яктан хәерлегә әверелә. Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: «Мөэминнең хәле гаҗәеп. Аллаһы Тәгалә аңа тәкъдирдә нәрсә генә язса да, бу аның өчен хәреле була. Әгәр дә аңа шатлык килсә, ул шөкер итә һәм бу аның өчен хәерле була. Әгәр дә аңа зарар килсә, ул сабыр итә һәм бу аның өчен хәерле була».
Дилбәр Гарифуллина, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев