Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Организм хәлсезләнмәсен өчен…

Рационны төрләндерегез Көндәлек рационга күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр өстәгез. Аксымга бай ризыклар: ак ит, яшел төстәге яшелчәләр, кузаклы үсемлекләр ашагыз.

Рационга D витамины өстәгез
D витамины майлы балыкларда күп була. Семга, сельд, треска бавыры ашагыз. 
Яшелчәләрне җылытмагыз
Термик эшкәртү яшелчәләрдәге витаминнарны һәм микроэлементларны юкка чыгара. Аларны пешергән вакытта бераз булсада катырак итеп калдырырга тырышыгыз. 
Тупас ярмалар кулланыгыз
Йокысызлыктан һәм стресстан саклану өчен организмда В витаминын контрольдә тотарга кирәк. Бу витамин киноа, карабодай, вакланган солыда күп.  
С витамины булган ризыклар кулланыгыз
С витамины лимоннан тыш, кәбестәдә, алмада, болгар борычында күп.  

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәш рецепт