Пылауда дөге ябышмасын дисәң...
Үзәк Азиядә дөге әзерләүнең җиңелрәк һәм тизрәк ысулын тәкъдим итәләр.
Тәмле пылау пешерү кулинария белгече өчен дә катлаулы эш. Барысын да дөрес пропорцияләрдә алырга һәм аерым бер эзлеклелектә пешерергә кирәк.
Пылауның тәме һәм чисталыгы күбесенчә дөгегә бәйле. Аның өчен хәтта аерым дөге сортлары да бар. Пылаудагы дөге ябышмасын өчен дөгенең суы тоныкланганчы юарга кирәклеген һәркем белә.
Кайвакыт кайбер дөгене 20 тапкыр юарга да туры килә. Бу вакытта аксыл төстә булып, аның крахмалы чыга. Нәкъ чыгып бетмәгән крахмал дөгене ябыштырып боткага әйләндерә дә инде. Үзәк Азиядә дөге әзерләүнең җиңелрәк һәм тизрәк ысулын тәкъдим итәләр. Дөгене кимендә 2 сәгатькә җылымса суга салып тоту да җитә. Ләкин берничә шартны үтәү мөһим.
– Дөгене салган чакта су якынча 65-70 градус булырга тиеш.
– Дөге салганчы бер чәй калагы тозны суда эретегез.
Тоз белән кайнар су крахмалны дөгедән чыгарырга ярдәм итә һәм ярма ябышмаячак. Бу ысул хәтта иң арзан түгәрәк дөгене дә ябыштырмаячак. Бу киңәшне тотсагыз, пылау өчен махсус кыйммәтле дөге сортларын сатып алырга да кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев