Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Сәяхәттә нәрсә кияргә?

Стилист Лилия Вәлиевадан киңәшләр.

Сәяхәткә чыкканда, машинада, поезда, самолетта нәрсә кияргә соң? Гомумән юлда кияргә уңайлы булсын өчен нинди кием сатып алырга, шул хакта сөйләшербез. 

Иң беренче урында әлбәттә трикотаж киемнәр тора. Миңа калса, монда комментарийлар артык. Мондый тукымадан кием кисәң хәтта иң уңайсыз самолет креслосында да рәхәтләнеп утырырга мөмкин. Мин гадәттә аксыл һәм соры төстәге кием сайлыйм - кер күтәрә, шул яктан отышлы. Кемдер пычранмый дип кара киемгә өстенлек бирә, ләкин мин аны киңәш итмәс идем - чүп ябыша, таплар булса, күренә. Катлам-катлам итеп киенү дә яхшы булыр, ягъни майка яки футболка өстеннән свитер, свитшот, ычкындырып була торган киемнәр - пиджак, олимпийка, кардиган. һава шартлары нинди булса да, кайчак эссе, кайчак салкын була бит, сез моңа әзер дигән сүз. Аяк киемен һәрвакыт ябык өслесен сайлыйм, минемчә, бу куркынычсызрак һәм гигиена таләпләренә дә туры килә. Шул ук вакытта трикотаждан тыш ирекле күлмәкләргә дә уңай карыйм.

Шортыларны, итәкләрне мин гадәттә озынракны киям, чөнки җәмәгать урыннарында ялан тән белән урындыкка терәлергә туры киләчәк.
Кайда баруыбызга  карап, үзем белән төрле сумкалар алам. Еш кына җилкә аша тага торган сумкалар сайлыйм, зур сумка шоппер да бар. Рюкзаклар да менә дигән вариант. Кыскасы үзегезгә уңайлырагын сайлагыз.

Ахырдан әйтәсем килә, уңайлы булсын өчен киемнәрнең составына игьтибар итегез - алар табигый тукымалардан булсын. Үз чиратында кәефкә, һава торышына  карап уңайлы киемнәрдән стильле һәм матур образлар ясап була.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мода