Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Сыр белән каплап пешерелгән үрдәк

Рецептны ветеран журналистыбыз Заһидә апа Нәбиуллина тәкъдим итә.

Үрдәкне юып, суын саркытасың да, кәгазь салфетка белән корытасың. Артык май катламнарын кисеп аласың. Кәстрүлдә 5-6 литр су кайнатасың һәм үрдәкне зур сөзгечкә куеп, акрын гына өстенә шул кайнар суны агызып торасың. Шуннан соң ярты сәгатькә яхшы җилләнә торган урынга куясың. Аннары үрдәк түшкәсен тоз белән уып, тагын ярты сәгать шул урында тотасың. Аннары тоз сеңгән үрдәкне түш ягы белән өскә каратып, тактага куясың да, иткә зыян китермичә генә тирене зур энә яки очлы пычак белән тишкәлисең. Мондый тишекләр бөтен тире буйлап 30-40 урында булырга тиеш. Кечкенә кәстрүлдә үсемлек маен кыздырасың һәм борыч сибеп тагын 20 секундлап кыздырып аласың. Артык озак кыздырырга ярамый, югыйсә, майдан көйгән ис килергә һәм төсе үзгәрергә мөмкин. Кызган майны икенче савытка бушатып суытасың. Суынган майга бертуктаусыз болгата-болгата горчица өстәргә һәм төелгән кориандр орлыгы сибәргә кирәк. Аннан соң үрдәкнең эченә һәм тышына шушы маринадны сөртеп, 2 сәгать салкынча урында тотасың. Аннары духовканы 130 градуска кадәр кыздырырга һәм үрдәкне түш ягы белән аска каратып рәшәткәгә куярга һәм духовканың урта өлешенә урнаштырырга кирәк. Аны 1,5 сәгать пешергәч, табадагы майны җыеп алырга, үрдәкнең түшен өскә каратып әйләндереп куярга һәм тагын 1,5 сәгать пешерергә кирәк. Аннары үрдәкне духовкадан алып, түше белән өскә каратып кую һәм аны алдан ук озынча юка телемнәргә кисеп куелган сыр катламы белән каплау мәслихәт. Үрдәкне кабат духовкага урнаштырып (духовканың кайнарлыгы 180 градус булырга тиеш), 25-30 минутлап пешерергә кирәк. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев