Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тараканнан ничек котылырга?

«Шәһри чаллы» укучылар киңәшләр бирә.

«Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрләрендә «Киңәш кирәк» дигән яңа сәхифә эшли башлады. Анда газета укучыларыбыз, интернет-дуслар үзләрен борчыган сорауларын бирә, ә җавапны аңа үз тәҗрибәсенә таянып гади кешеләр яза. Әлеге киңәшләр бәлки сезгә дә файдалы булыр, укып карагыз әле.

«Хөрмәтле шәһәрдәшләр! Ярдәм сорыйм. Фатирда тараканнар күренә. Күршеләрдән керә бугай. Инде дару да сиптердем, санэпидемстанциядән дә карандашлар алып кайтып сызып чыктым. Беткән кебек булалар да тагын чыгалар. Берәрегез белмиме соң тагын нишләп карыйм икән?» дигән сорау килде.
Аңа Роза Рәхимова «Күршеләр дә агуласа, сез агулаганда бетәләр. Бор кислотасы сип юлларына» дип язды. Гөлҗиһан Гафуровна «Пешкән йомырка белән кушарга бор кислотасын. 2 йомыркага 1 пакет кислота» дип тәкъдим итә.

Фәнилә Илаеваның киңәше мондый. «Этләргә, песиләргә тәннәрендәге бөҗәкләрдән сиптерә торган «Барс» препараты бар. Ул махсус магазиннарда сатыла. Өй эченә сибегез, подьездга чыга торган ишеккә тышкы яклап сибегез. Шулай ук чүп ташлау урынын, подьездны агулатырга кирәк. Үзебез шулай котылдык. Ике-өч подьездны басканнар иде».

Нәфисә Исмәгыйлева моңа каршы «Күршеләр агуламаса бетми. Бор кислотасы белән йомырка да куйдым. Аптырагач, берничә препаратны бергә куштым. Күршеләр күченеп киткәч бетте» дигән. 

Лилия Туктыева мунчада каен себеркесе белән чабынып котылган. Ул кирәк булса, языгыз, өшкерәм дә, ди. 

Сезнең дә башкаларның киңәшен ишетәсегез килсә, соравыгызны 8-908-333-03-70 номерына языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев