Ташкабактан икра
2 кг ташкабакны һәм 2 баш сарымсакны иттарткычтан чыгарасың, 350 г томат пастасы , 1 стакан сыек май , 1 стакан шикәр (бик тутырмыйча ) , 1 аш кашыгы тоз.
Барысын бергә бутыйсың һәм 30 минут кайнатасың.
Уттан алып 100 г уксус саласың һәм 1 чәй кашыгы кызыл борыч өстисең. Әйбәтләп болгатып, банкаларга тутырасың. Банкаларны стерилизовать итәргә кирәк, ярты литрлы 4-5 банка чыга.
Венера Иванова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев