Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Теләкләрегез тормышка ашсын дисәгез...

«Теләкләр картасы ясагыз», - ди психолог Чулпан Рәхмәтуллина.

Карта мосафирга адашмаска һәм теләгән урынына тизрәк барып җитәргә ярдәм итә. «Теләкләр картасы белән дә шулайрак, ул да кешене хыялларына «илтү», ягъни аларны тормышка ашыру өчен уйлап табылган», – ди психолог Чулпан Рәхмәтуллина. Кешенең эчке дөньясы белән эшләүнең бу ысулы турында белгеч «Шәһри Чаллы»ның ВКонтакте төркемендә тәфсилләп сөйләде. 

– Чулпан, теләкләр картасына фәнни психология ничек карый?
– Һәр очракны шәхси якын килеп бәяләргә кирәк, әлбәттә. Шулай да бу инструмент күп очракта үз нәтиҗәсен бирә.
– Бу алымны гадәттә, нинди максатта кулланалар?
– Күп кеше төрле теләк-хыяллар белән яши. Аларны тормышка ашырыр өчен төрле ысуллар уйлап чыгара. Шулар арасыннан теләкләр картасы «эшли» торган, ягъни теләкләрне тормышка ашыручы юл булып санала. Тик бер шарты бар – максатка ирешү өчен үзеңә дә бераз тир түгәргә, ягъни тырышырга кирәк.  
– Картаны ясау өчен нәрсәләр таләп ителә?
– Ак ватман, ручка яки каләм, җилем (клей), кайчы һәм матур фотолы журналлар әзерләгез. Алдан теләкләрегезне язып куегыз. Һәркайсын җентекләп уйлап, мөмкин кадәр яхшылап күзаллап исемлек төзегез. 
– Эш тәртибе нинди?
– Кәгазьне каләм белән 9 тигез секторга бүлегез. Үзәккә үзегезнең фотогызны ябыштырыгыз. Матур, кәефле, үз-үзегезгә ошаган вакытта төшкәнен сайлагыз. Аның янына, шул ук секторда сезгә ошаган, үрнәк булырдай кешене дә урнаштырырга була. Фотолар янына ирешергә теләгән сыйфатларны, гадәтләрне, тышкы кыяфәтегезне дә языгыз. Шунысы мөһим – фигыльләр хәзерге заманда һәм «түгел» сүзеннән башка булырга тиеш. Әйтик, «симез түгел» урынына – «мин яхшы формада» яки «билем әйләнәсе 65 сантиметр», «армаячакмын» урынына – «көчем ташып тора», «эшемне иртәгәгә калдырмаячакмын» урынына – «эшемне азагына җиткерәм» һ.б. Язуларны һәр секторга өстәргә мөмкин.  
– Сул якта иң өстә, иң беренче секторда нинди өлкә?
– «Акча, керем». Кыйммәтле әйберләр, әйтик, алтын сәгать, хушбуй, машина, шәхси йорт та, хезмәт хакы да – бу секторда. Җурналдан фото эзләгәндә сезнең теләккә мөмкин кадәр төгәл туры килгәнен табарга тырышыгыз. Әйтик, машинаның маркасы да, төсе дә, яңа булу-булмавы да мөһим. Саннар язганда, әйтик, хезмәт хакын «70 мең» дип түгел «70 меңнән» дип язарга кирәк – үзегезне чикләмәгез. 
– Аска таба икенче секторга «Гаилә» дип яздыгыз... 
– Монда туганнар да, коллектив та, дуслар белән мөнәсәбәтләр дә керә. Әлеге кешеләр белән ешрак очрашасыгыз килсә, мәҗлескә җыелган фото ябыштырырга була, сәяхәт итәсегез килсә – шундый темага. Биредә «бердәмлек», «сәламәтлек» һәм башка шундый теләкләр урынлы. Түбәндәрәк – «Белем» секторы. Бу урын – яңа һөнәр яки эшегездә ниндидер теманы тирәнрәк үзләштерү өчен. Монда «күпереп торган чәк-чәк пешерәм», «фиалкаларым чәчәк ата», «сәламәт тукланам», «права алам» кебек һәм башка теләкләр, тематик фотолар туры килә. Шушында ук ирешелгән уңышларыгызны да, әйтик, аеруча әһәмияткә ия мактау кәгазьләренең, диплом һәм сертификатларыгызның фотосын беркетегез. Бу сезгә тәҗрибәгез барын искә төшереп торачак.  
– «Карьера» секторын ничек тутырырга була? 
– Кемдер бу сүзне дәрәҗә, вазыйфа итеп кабул итә, кемдер хезмәт хакын исәпли. Сезгә кайсысы әһәмиятлерәк? Шул хакта уйланып языгыз, туры килгән рәсем, фотолар беркетегез. Карьерадан өстә – «Дан-шөһрәт» секторы. Анда – кешеләрнең сезгә мөнәсәбәте, төрле өлкәләрдәге казанышлары керә. Чираттагы сектор – «Мәхәббәт». Монда ир-ат белән хатын-кыз арасындагы  мөнәсәбәтләрне күзаллавыгыз чагыла. Диңгез буендагы яки кинодагы парның фотосын ябыштырырга, «романтик кич», «бүләккә – чәчәкләр» дигән теләкләр язарга була.  
– «Гаилә» секторы инде булса да, «Балалар»ны аерым секторга керттек. Ни өчен? 
– Бирегә балаларга кагылышлы теләкләр, максатлар да, «эчке бала» дигәнгә туры килгән халәт, ягъни иҗат та керә. Сүз, мәсьәлән, беркайчан да картина ясамаган булсагыз да аны иҗат итү, шигырь язу, чигү һ.б. турында бара. Соңгы сектор – «Сәяхәт». Барасы килгән урыныгызның мөмкин кадәр төгәлрәк фотосын табарга тырышыгыз.   
– Теләкләр картасын төзегәндә нәрсәләрне истә тотарга кирәк?
– Практикамнан бер хәлне сөйлисем килә. Бер ханым җитеш тормышта яшәгән. Карта төзегәндә: «Минем бөтен нәрсәм бар – ирем генә миңа булышмый»,  – дигән. Янәсе, зур коттеджын берүзе генә җыештырырга авыр.  Тузан суырткыч тоткан ир-ат фотосын ябыштырган. Бераз вакыт узгач, ниндидер хәл килеп чыгып, аларның акчалары югала, бизнеста проблемалары башлана. Нәтиҗәдә ире эшсез кала, өйдә утыра һәм, чыннан да, хатынына ярдәм итә. Шуңа күрә теләкләрне тели белеп теләргә кирәк. Икенчедән, картаны еш күререлек урынга куегыз. Караган саен хыялларны тормышка ашыру өчен яңа идеяләр тусын. Әлеге карта әкияттәге тылсымлы таяк түгел, тик ул теләкләрнең иң-иңнәрен сайларга, уйларны тәртипкә салырга ярдәм итә, шул рәвешле хыялларны тормышка ашыруны якынайта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев