Киңәш-табыш

Телне йотарлык пирог (манник)

Киңәш-табыш.

Кирәкле ризыклар:
•    Манный ярмасы – 1 стакан,
•    кефир – 1 стакан,
•    йомырка – 2,
•    ак май – 150 г.,
•    шикәр комы – 1 стакан,
•    он – 1,5 стакан,
•    чәй содасы – 0,5 чәй кашыгы.

Әзерләү:
Иң башта 1 стакан манный ярмасына 1 стакан кефир салып болгатыгыз. Өстен ябып, 40 минутка кабарырга калдырыгыз. Шул массага 2 йомырка, 150 г йомшарган ак май, 1 стакан шикәр комы өстәп, блендер белән яхшылап болгатыгыз. Соңыннан сода (сүндермибез!) һәм 1,5 стакан он салып, камыр әзерләгез. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30–35 минут пешерегез.
 


киңәшләр

Нет комментариев