Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Төсле пилмәннәр ясау рецепты

Төсле пилмәннәрне бер шулпада пешерергә була – ул начар төскә керми

Казаннан актив укучыбыз, социаль челтәрләрдә безне һәрдаим карап баручы Гөлсирә Миргалимова төсле пилмәннәр ясарга өйрәтә. 

800-1000 грамм камыр өчен 250 грамм кайнап чыккан су, 1 чәй кашыгы тоз, 510 грамм он, 1 йомырка, 3 аш кашыгы үсемлек мае кирәк.
Эчлек өчен 2100 грамм ит, 500 грамм суган, тәменчә тоз, борыч кирәк. Тәмләткечләр дә кушарга ярый. 

Төрле төсләр булдыру өчен 150 грамм шпинат, 150 грамм кызыл чөгендер, 150 грамм кишер, 300 грамм кызыл кәбестә (краснокачанная капуста) кирәк. 
Шул яшелчәләрдән аерым-аерым чыгарып сок ясыйбыз. 160 грамм булганчы итеп су кушабыз, 4 төрле сок килеп чыгарга тиеш, кәбестәнеке 320 грамм була, соңыннан исә кәбестә согын тигез итеп икегә бүлеп куябыз. Шуның берсенә 0,5 грамм чәй кашыгы сода салып болгатабыз, ул сок төсен сирень төсенә үзгәртәчәк.

Аерым-аерым камыр басып, әзрәк кенә камырны ял иттереп алабыз. Ул вакыт аралыгында эчлек ясыйбыз. Соңыннан исә төрле-төрле камырдан пилмәннәрне бөгеп ясыйсы гына кала. Төсле пилмәннәрне бер шулпада пешерергә була – ул начар төскә керми, борчылмагыз! Пилмән бик тәмле һәм үзенчәлекле килеп чыга! Ашларыгыз сыйлы булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X