Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тутырма пешерәбез

Социаль челтәрләрдәге язылучыбыз – Казанда яшәүче Гөлсирә Миргалимова тутырма рецепты тәкъдим итә.

– Хәзерге вакытта авылларда сугым вакыты. Без дә шушы көннәрдә Чистай районы Кызыл-Ялан авылында яшәүче бертуган сеңлем Гөлназ янына кайтып килдек. Аннан эре мал ите алып килдек. Ул һәрвакыт безне – шәһәрдә яшәүчеләрне тәмле ит белән тәэмин итеп тора. Сеңлемнән тутырмалык әйберләрне махсус сорап алам. Сезне дә бу тәмле ризыкны пешерергә өйрәтәсем килә.

Эчәкләрне эчен тышка әйләндереп әйбәт итеп юарга, бик сак итеп кенә пычакның кире ягы белән әзрәк кырырга. Аннан бавыр, ит, әз генә майлы ми, күп итеп суган алып (яраткан кешегә сарымсак салса да әйбәт), иттарттыргыч аша чыгарабыз. Шуңа әзрәк, эчлек күләменә карап, карабодай яисә дөге юып салабыз, тәменчә тоз, борыч салып болгатабыз, өстенә кайнаган су салабыз. Эчлек сыек булырга тиеш. Эчәкне 30-40 сантиметр итеп кисәбез, бер башын җеп белән бәйләп куябыз, ачык ягыннан эчлекне тутырабыз да яңадан җеп белән бәйлибез. Тутырма бик тыгыз булмасын. Шуны кайнап торган тозлы суга әкрен генә салабыз да, 2-2,5 сәгать сүрән утта пешерәбез.

Кәстрүлнең капкачын ябып бетермибез. Кайнар килеш өстәлгә ашарга чыгарабыз.

Тагын шунысы да бар: тутырмага дөге салсагыз, ул май кебек күренәчәк, әгәр дә карабодай белән ясасагыз, ул ит булып күренәчәк, кискән җире дә матур булып торачак. 

/ Фото Гөлсирә Миргалимовадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев