Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Тузганактан тәмле салат

Май аенда барлык басулар һәм болыннар сары төскә керә: тузганак чәчәк ата. Ул ашарга да яраклы.

Чәчәкләреннән алып тамырларына кадәр. Чәчәге кайнатмага, яфраклары салатка яки яшел щига әйбәт, ә тамырыннан файдалы эчемлек ясыйлар. Тузганак – бик файдалы үсемлек, ул тимер, фосфор, калий, инулин, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай. 

Салат рецепты

Салат өчен тузганакның яшь яфраклары, сары чәчәкләре кулланыла.

Кирәк: тузганак яфраклары, кычыткан яфраклары, берничә редиска тамыры, 3 яшь суган кыягы, 3 яшь сарымсак кыягы, 2-3 карлыган яфрагы, укроп, петрушка.

Болгату өчен: 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 стакан лимон согы, 1 чәй калагы аш серкәсе, тәменчә тоз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев