Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Ваннада тәртип урнаштырабыз

Минимализм – бүлмәдәге тәртипнең нигезе.

Раковина кырыенда, ачык киштәләрдә артык әйбер булмаска тиеш.  
Теш щеткалары, сабын савыты барысы да бер стильдә, дизайнда булырга тиеш. 
Вак предметларны подноска куярга мөмкин. Ул сөлгеләрен кәрзингә салырга була. 
Декоратив элементлар ямь өсти – матур савытта гөл, шәм куярга мөмкин. 
Кремнар, дезодорант, тоник ише тюбикларны күз алдыннан алып куярга. Төрле төстәге флаконнар, банкалар ваннаның матурлыгын алып тора.
Юып-җыю өчен кирәк-яракны да күз алдыннан яшереп куярга. Банкаларны, шешәләрне раковина астында тотып була. 
Аерым әйберләне саклар өчен төрле тартмалар, кәрзиннәр кулай. Алар бер дизайнда булса тагын да яхшырак. Иң мөһиме – артык чуар элементлардан котылырга. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр