Хатын-кыз ни өчен үзен түбән бәяли?
Психолог җавап бирде.
Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда Чаллы психологы Зәйтүнә Әхмәтҗанова белән бәхет турында сөйләштек. Баксаң, кешенең үзен бәхетле итеп тою-тоймавы аның үз-үзенә бәясеннән тора икән. Аны ничек күтәрергә була? Бу сорауга белгеч җавабы белән танышыйк.
Җәмгыять хатын-кызларга бик күп таләпләр куя. Ул бер үк вакытта ире өчен уңган хатын, балаларына яхшы әни, эшендә уңышлы белгеч тә булырга тиеш. Моның өстенә һәрвакыт матур, зифа булып калырга, нәрсә беләндер мавыгырга да кирәк. Әмма бу мөмкин түгел, чөнки әлеге сыйфатларның барысы да бер кешедә камил дәрәҗәдә була алмый. Ә гүзәл затлар бурычлар турында уйлап, еш кына үзен битәрли, имеш ул барысына да өлгерми, нәрсәнедер дөрес эшләми.
Кызганычка каршы хатын-кызлар ир-атларга караганда үзләренә ешрак түбән бәя бирә. Бу социаль, мәдәни һәм психологик факторлар белән бәйле.
Үз-үзеңә бәяң түбән булуны күрсәткән билгеләр:
1. Үз-үзен тотышы
Кеше бөкрәебрәк йөри, әйтерсең күзгә чалынмаска, башкалар янында мөмкин кадәр азрак урын алырга тели. Атлаулары кыюсыз, карашларын яшерә, тавышы ишетелер-ишетелмәс, киемнең еш кына күзгә ташланмас, артык игътибар җәлеп итми торганын сайлый.
2. Мөмкинлекләрдән баш тарту.
Мондый хатын-кызлар еш кына күпне өмет итми, сәләтләрен, мөмкинлекләрен тулысынча күрсәтми. Бик тырыш, җаваплы булса да аз хезмәт хакына эшләп йөрергә, хезмәт хакын арттыруны сорамаска, яңа юнәлешләрдә үзен сынап карамаска мөмкин. Чөнки башында «кем инде мин ул кадәр», «ышанычларын аклый алмам», «я адәм көлкесенә калырмын» «лаеграк кешеләр бар», «булдыра алмам» кебек уйлар өстенлек итә.
3. Карар кабул итүдә кыенлыклар.
Мондый кешеләр еш кына икеләнә, үзләренә ышанмый, үзеннән акыллырак, дәрәҗәлерәк дип санаган кешеләр фикеренә таяна. Кайчак гади карарлар кабул итү дә авырга төшә: нәрсә сатып алырга, кунакка барыргамы-юкмы һ.б. Чөнки ул үзен хуплау, мактау көткән бала кебек хис итә.
4. Ярарга тырышу.
Мондый хатын-кызлар еш кына барысына да ошарга, башкаларга ярарга тырыша. «Юк» дип әйтергә курку сәбәпле, еш кына үз мәнфәгатьләрен икенче урынга куя. Алар үз теләкләренә түгел, ә башкаларның бәясенә күбрәк таяна. Әгәр бу бәя начар булса, ул моны озак вакыт авыр кичерә, үзен «эчтән ашый».
5. Авыр мөнәсәбәтләрдә калу.
Гаилә мөнәсәбәтләрендә үз-үзенә бәясе түбән хатын-кызлар еш кына ике рольнең берсендә кала: йә ул – корбан («мин нәрсә эшли алам соң?»), йә – «коткаручы» («мин ярдәм итәргә тиеш, минсез ирем авыраячак, юкка чыгачак» һ.б.) Кайбер хатын-кызлар эчкече, кул күтәрә торган, хыянәтче ир белән яши, хәтта балалары өчен авыр булса да китми. Чөнки моны үз гаебе итеп кабул итә, төзәтергә алына, яки ялгыз калудан курка, яки «мин яхшы мөнәсәбәтләргә лаек түгел» дип уйларга мөмкин.
6. Үзеңнән канәгать булмау.
Кеше еш кына үзеннән һәм тормышының төрле өлкәләреннән канәгать түгел : «мин әлләни яхшы әни түгел», «җитәрлек яхшы хатын түгел», «искиткеч яхшы белгеч түгел» һ.б. Мондый очракта үзен гаепли һәм оят хисләре кичерә.
7. Үзеңне башкалар белән чагыштыру.
Кайбер ханым-туташлар еш кына үзен башкалар белән чагыштыра һәм үзен начаррак дип саный. Уңышка ирешсә дә тиз генә аны «юкка чыгара» – «үзеннән-үзе шулай килеп чыкты», «башкалар ярдәм итте» дип уйлый.
Үз-үзеңә бәяне яхшы якка ничек үзгәртергә?
Үз-үзеңә бәяне яхшы якка үзгәртү өчен беренче чиратта үз өстендә эшләргә теләк һәм вакыт кирәк. Бу уңайдан берничә киңәш:
1. Үзегезне башкалар белән чагыштырудан туктагыз.
Кеше еш кына башкаларның иң яхшы якларын үзенең иң начар яклары белән чагыштыра. Моның урынына үзегезнең уңышларыгыз, көчле якларыгызны күрергә тырышыгыз. Үзеңне мактау, үзең белән горурлану — эгоизм түгел, ә үз-үзеңә карата сәламәт мөнәсәбәт.2. Үзегезне тәнкыйтьләүне киметегез.
Үзеңне гел сүгеп, «ашап», гаепләп яшәү хәлне ала. Киресенчә, авыр вакытта үзеңә терәк булырга, ялгышканда да үзеңне якларга, үз ягыңда калырга өйрәнергә кирәк. Башкаларга ничек теләктәшлек белдерсәгез, үзегезгә дә шундый сүзләрне әйтегез.3. Комплиментларны кабул итегез.
Күп кенә хатын-кызлар мактау сүзләрен ишетсә, кире кага:«юк инде», «алай ук түгел инде», «бу очраклы гына» дип әйтә. Әмма мактауны рәхмәт әйтеп кабул итү һәм аңа ышану, ризалашу үз-үзеңә бәяне ныгыта.4. Максатлар куегыз, үсешкә омтылыгыз.
Мәсәлән, бер кеше дә башта ук яхшы машина йөртүче булмый. Башта курка, хата-ялгышлар ясый, ләкин кабат-кабат тырыша торгач остара, вакыт узгач үзен юлда тыныч, ышанычлы тота башлый. Башка өлкәләрдә дә шулай.5. Кем белән аралашасыз?
Әгәр кемдер сезне гел кимсетә, тәнкыйтьли, «бәйләнә» икән, андый кешеләр белән аралашуны киметергә яки үз чикләрегезне куярга (ягъни «миңа алай ошамый» дип әйтергә яки гаделсез тәнкыйтькә ризалашмаска) өйрәнергә кирәк. Сине хөрмәт иткән һәм хуплаган кешеләр арасында булуың яхшы.6. Үз уңышларыгызны билгеләп барыгыз.
Кайчак кешеләр үз казанышларын оныта. Шуңа күрә кечкенә генә уңыш булса да, аны язып кую яки үз-үзеңә: «Мин булдыра алдым, мин молодец» дип әйтү файдалы. Чөнки зур нәтиҗәләр һәрвакыт кечкенә адымнардан башлана.7. Үз фигурагыз, тышкы кыяфәтегезне ничек бар, шулай яратыгыз.
Әлбәттә, кеше үзен карарга, сәламәтлегенә һәм пөхтәлегенә игътибар итәргә тиеш. Тик барлык хатын-кызлар да җәмгыятьтәге матурлык стандартларына туры килми. Шуңа кайберәүләр пластик операцияләр ясата. Тик бу аларны еш кына бәхетлерәк итми. Кеше үзенең табигый йөзен, фигурасын кабул иткәч һәм ярата башлагач үз-үзенә ышанычы да барлыкка килә.8. Уңай якларыгыз, «плюс»ларыгызны барлагыз
Әгәр хатын-кызның төп кыйммәте бары тик тышкы матурлык кына булса, картлык авыр кабул ителергә мөмкин. Шуңа күрә тормышыгызда башка кыйммәтләрне дә булдырырыга тырышыгыз: мавыгулар, һөнәр, сәләтләр, холкыгыздагы уңай яклар, кешеләр белән мөнәсәбәтләр. Мондый терәкләр булганда, яшь арту табигый процесс буларак кабул ителә.9. Кирәк булса, психологка барыгыз.
Белгеч белән эшләү кешегә үзен яхшырак аңларга, уйларын үзгәртергә һәм үз-үзенә бәяне ныгытырга ярдәм итә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев