Йомырка кабыгын ташлама: ул үсемлекләр өчен бик файдалы
Күпләр йомырка кабыгын чүплеккә чыгарып ташларга күнеккән. Аның файдалы үзлекләрен, хуҗалыкта ничек файдаланып булуын белмиләр, күрәсең.
Йомырка кабыгы микроэлементларга, минералларга бай. Аның 90 проценты кальций карбонатыннан тора. Составында үсемлекләрнең сәламәт үсеше өчен кирәкле, табигый рәвештә сирәк очрый торган фтор, тимер, молибден, кремний кушылмалары булуы үзе үк игътибарга лаек. Шуңа да гөлләрне күчергәндә, дренаж сыйфатында савыт төбенә салып калдыру, он кебек итеп ваклап, гөл туфрагына катнаштыру, суда төнәтеп, сыек ашламаны гөлләргә сибү отышлы гамәл.
Уйлап табучан бакчачыларның зирәклегенә шаккатасың. Күршем Инна кабыкларны йомырка тутырып сата торган картон кассеталарга тезеп җыеп бара. Яз көне йомырка кабыгының аскы ягын без белән тишеп, эченә уңдырышлы балчык тутыра һәм петуния орлыклары чәчә. Берәмләп күчереп утырткан чагында, үсемлек тамырларына зыян килми, йомырка кабыгы бер үк вакытта нәни савыт һәм ашлама чыганагы ролен үти, дип әйтә.
Йомырка кабыкларын күп итеп җыя алсагыз, аларны бераз гына ваклаштырып, җиләк-җимеш куаклары төбенә мүлчә итеп таратырга яки күмеп куярга була. Безнең бакча кишәрлегенең туфрагы авыр балчыксыл, җитмәсә, кислотасы кирәгеннән артык.
Аны нормалаштыру өчен, көз көне туфракны әйләндереп казып калдыру алдыннан, түтәлләргә доломит оны яки акбур, известь, утын көле һәм 1 квадрат метрга 1 стакан исәбеннән йомырка кабыгы оны сибәргә туры килә. Галимнәр, кальций тизрәк таркалсын өчен, йомырка кабыгын ваклаганчы газ мичендә кыздырып алырга киңәш итә. Бу табигый ашламаны бакчага ни рәвешле кертсәк тә, зыяны юк, ә үсемлекләр өчен файдасы зурдан. Яз көне, зур кисмәкләргә тутырып, кычыткан, бака яфрагы, сәрдә һәм башка чүп үләннәре, тавык тизәге, көл, азык калдыклары, чүпрә салып, сыек ашлама ясаган чагымда, бер-ике кушуч булса да вакланган йомырка кабыклары өстәп җибәрәм.
Кәсебенә керешсәң, бушлай чималны күпләп табарга була. Күрше-тирәләрегез, туган-тумачаларыгыз белән тату яшәсәгез, алар да йомырка кабыкларын җыеп барып, сезгә бирми калмас. Бәлки кайберәүләр ашханәдә, кафеда эшли яки тавык фермасында хезмәт куя торгандыр. Хуҗалар белән мөнәсәбәтләр әйбәт булган очракта, калдык саналган йомырка кабыкларыннан сезгә дә өлеш чыгарулары бар.
Күргәнегезчә, чүплеккә чыгарып ташлый торган калдыктан, рәтен белеп эш иткәндә, күптөрле файда күрергә була.
Хәмидә Гарипова, Шәхри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев