Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Зәвыклы кием нинди була?

Стилист Лилия Вәлиева киңәшләре.

Зәвык – ул киенү культурасы. Ул кеше турында фикер формалаштыручы шартларның берсе. Зәвык белән киенү шулай ук тирә-юньдәгеләргә игътибар күрсәтү дә. Чөнки, килешәсездер, зәвыклы киенгән кеше белән эш итү рәхәтрәк.
Әлбәттә, яхшы зәвык турында фикерләр төрле булырга мөмкин, ләкин нәкъ менә яхшы зәвык хисе кешегә ничек киенергә, ничек макияж ясарга һәм чәч кисәргә кирәклеген дә күрсәтә. Яхшы зәвык модага иярергә мөмкинлек бирә, тышкы кыяфәтнең һәм холыкның бербөтен булуын күрсәтә. Мода белән сукырларча мавыгуны зәвыксызлык (безвкусица) дип атыйлар. Киенү культурасы киемнең чиста һәм пөхтә булуын таләп итә, чөнки чисталык һәм пөхтәлек еш кына кешенең оешканлыгын, үз вакытын һәм башкаларның вакытын кадерли белүен билгели. Моны эшкә урнашканда яки укырга кергәндә истә тотарга кирәк.

Бизнес этикеты 
Ир-атлар өчен киң таралган кием төре – эшлекле костюм. Әгәр эшлекле этикет нормаларын карасак, нәкъ менә костюм иң универсаль элемент булып санала. Офиста эшләүче яки рәсми чараларга йөрүче кешегә костюм кию кагыйдәләрен истә тоту мөһим. Мәсәлән, бер үк вакытта костюм һәм спорт стилендәге аяк киеме кияргә ярамый. Шулай ук костюм белән спорт сумкасын да кинәш итмим.

Эшлекле костюм кию кагыйдәләрен карыйк. Образны галстук белән тулыландыру кирәк; озын җиңле күлмәкне костюм белән кияләр; ачык төстәге костюмны көндез, яз һәм җәй кияргә мөмкин; кара костюмны көз һәм кыш, шулай ук кич кию урынлы булыр.
Рәсми шартлар пиджакның төймәләрен эләктереп куюны таләп итә. Иң астагы төймәне генә ачарга киңәш итәм. Төймәләрне тулысынча креслода яки өстәл артында гына эләктерми утырып була. Әгәр дә басасыз икән, төймәләрне эләктерергә кирәк.
Кара аяк киеме теләсә нинди төстәге костюмнарга туры килә, ачык аяк киеме һәм сандалиларны кара һәм зәңгәрдән башка теләсә нинди костюм белән кияргә мөмкин. Лакланган аяк киемен кичке костюмга гына кию яхшы.
Оекбашларны яисә носкиларны костюмның төсенә туры китереп сайлау әйбәт, ә менә төсмернең караңгырагына өстенлек бирегез. Бик кыска носки кию урынсыз булыр.
Костюмлы чалбарлар билгеле бер озынлыкта булырга тиеш. Алар алгы яктан аяк киеменә төшәргә, ә арткы яктан үкчә башына кадәр барып җитәргә тиеш.
Костюм, кагыйдә буларак, галстук белән тулыландырыла. Ул костюмнан ачыграк һәм күлмәктән караңгырак булырга тиеш. Чуар һәм «кычкырып» торган галстукны сайламау яхшырак. Бәйләнгән хәлдә ул билбауның аскы ягына тияргә тиеш.
Кара галстук кайгы билгесе булып санала. Рәсми тантаналар өчен күбәләк (бабочка) галстук кулланыла. Бәйрәмнәр өчен ул кара костюмнарга гына киелә.
Хөрмәтле ир атларыбыз, сер итеп кенә тагын берничә лайфхак әйтеп үтәсем килә. Рәсми тантаналар өчен ике кулъяулык булырга тиеш. Беренчесе, «эшче яулык» дип аталганы, чалбар кесәсендә, икенчесен – чистасын пиджакның эчке кесәсенә куярга кирәк. Пиджакнын күкрәк кесәсенә каләм, чәч тарагы, күзлек салып йөрергә ярамый.
Шуны истә тотарга кирәк: спорт костюмы рәсми чаралар өчен түгел, ә спорт белән шөгыльләнү өчен генә.
Соңгы вакытта этикет таләпләре демократик була бара. Мәсәлән, кайбер очракларда эштә ярымспорт стиле рөхсәт ителә: свитер, джинс чалбар кияргә мөмкин.
Көндәлек тормышта кием таләпләре ирекле һәм шартларга бәйле. Тантаналы кабул итүләр һәм йөрүләр, шулай ук дуслар белән очрашулар кешенең киемдә стиль сайлау хокукын калдыра.

Хатын-кызның иреге күбрәк
Хатын-кызларга исә кием сайлауда күбрәк ирек бирелә. Алар үзләренә ачыграк фасоннар ала ала. Ләкин хатын-кызлар да берничә кагыйдәне үтәргә тиеш. Мәсәлән, кием төсен чәч төсен исәпкә алып сайлыйлар. Эшлекле хатын-кыз артык контраст төсмерләрдән качарга тиеш. Мондый хатын-кызның киемнәре берничә өлештән тора: костюм, блузка, жилет. Ябык күлмәкләр, һәм мини-юбкалар кияргә ярамый. Эшлекле хатын-кыз өчен макияж һәм чәч стиле зур әһәмияткә ия. Образ еш кына каты күн сумка яки кейс рәвешендәге сумка белән тулыландырыла. Шул ук вакытта хәтта эшлекле стильдә дә хатын-кызның шәхесен ассызыклаучы тайпылышлар калырга мөмкин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев