Аңламыйм
Илебезне элек-электән «Чабаталы Россия» дип атаганнар. Халык бик авыр чорлар, мохтаҗлык кичергән. Чабатадан арынганга әле бер гасыр да юк. Әмма шушы кыска гына вакыт эчендә инде илебез бик нык алга китте.
Ә чит илләрдә безнең хакта әле һаман да колакчын бүрек, бишмәт киеп йөриләр, дип уйлаучылар бар диләр. Тик үзебездә дә андыйлар юк тъгел, ахрысы. Беркөн күршеләргә кергәч, шулай дип уйлап куйдым.
Аларның башлангыч сыйныфта укучы балалары бар. Азбука китабын алып, битләрен актара башладым – балалар өчен ясалган рәсемнәрне карарга яратам. Бер биттә кулына чалгы тоткан малай сурәте. Текәлебрәк карасам, аякларында чабата. Аптырап киттем. Бу китапны эшләүчеләр, рәссам үзе бүгенге авыл тормышын күз алдына китерми микән әллә? Хәзер бөтен хуҗалыкта да бензин чалгылары белән эшлиләр, ә кул чалгысы чабаталы заманнарда калган дип уйлыйлар микән?
Дания Миңнуллина
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев