15 декабрь 2021 яңалыклары
-
Фамилияне алыштырыга ярый, әтинең исемен ярамый
Бер газетада: «Нәселен саклап калыр өчен, кыз кешегә үз фамилиясендә калу хәерле», – дип укыдым. Әгәр хатын ире фамилиясен алырга теләсә, бу гөнаһмы? Дин ягыннан караганда, ир фамилиясен йөртү рөхсәт ителмиме әллә? Гөлназ
-
Бәйрәмнәрне каршылап...
Быел Чаллы ТЭЦы барлыкка килүгә 50 ел тула. Бу тарихи вакыт эчендә коллектив үсеш юлын уңышлы үтте. Шушы елларда станция
-
Аңламыйм
Илебезне элек-электән «Чабаталы Россия» дип атаганнар. Халык бик авыр чорлар, мохтаҗлык кичергән. Чабатадан арынганга әле бер гасыр да юк. Әмма шушы кыска гына вакыт эчендә инде илебез бик нык алга китте.
-
Декабрь аена халык сынамышлары (16-31 декабрьгә кадәр)
16 декабрь көнне балыкчылар яхшы табыш белән кайтса, кыш җылы килер.
-
«Рәсәй эше» кадрлар үзәге чаллылыларга 9 меңгә якын вакансия тәкъдим итә ала
Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 11 013 граждан мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта эшсезләр сыйфатында 1 219 кеше исәптә тора.
-
57нче гимназия укучысы Елизавета Девятова «Ел укучысы - 2021» Бөтенроссия конкурсының финалына чыкты
Тугызынчы сыйныф укучысы төбәк һәм читтән торып сайлап алу этаплары нәтиҗәләре буенча 100 иң яхшы мәктәп укучысы исемлегенә керде. Бүген финал һәм бүләкләү узачак – соңгы турда Россиянең 38 төбәгеннән 9, 10, 11 сыйныф укучылары очрашачак.
-
Чаллыда интеллектуаль уеннар буенча чемпионат узды
Чаллыда «Нур» яшьләр үзәгендә балалар иҗтимагый оешмалары лидерлары арасында «Гади хакыйкать» дип исемләнгән Интеллектуаль уеннар буенча республика чемпионаты тәмамланды.
-
Теләкләр теләр вакыт
Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Киләсе елга теләк-хыялларны барлап, планнар төзергә вакыт. Психологлар теләкләрне тели белеп теләргә киңәш итә. Бактың исә аны башта гына тотарга түгел, дәфтәр-блокнотка теркәп, һәр теләкне күз алдына китереп, детальләрен уйлап язарга кирәк икән. Әйтик, шәһәр янында үз йортың белән яшәргә хыялланасың икән, син инде булачак йортыңның ничә катлы, бүлмәле булуын, жиһазларын да, ничек урнашуын, да күз алдына китерергә тиеш. Шәһәр читендә булгач эшкә нәрсә белән йөререңне дә чамала. Нинди машина белән йөрергә телисең, төсе нинди, автоматмы, автомат түгелме? Хыялыңда йөрткән картина гына теләк булып баш миенә кереп урнаша, аннары галәмгә сигналлар китә икән. Хыялларыңны инде тормышка ашкан кебек хис итү дә ярдәм итә. Теләкләрне язганда яхшы кәефтә бул, берәү дә комачауламасын, эшеңнән бүлмәсен.
-
Интернет-кибеткә куар-код кирәкми
Аналитиклар исәпләп чыгарганча, бүгенге көндә Россия халкының 78%ы интернеттан файдалана. Һәм әлеге кулланучыларның 90%ы глобаль челтәргә көн дә мөрәҗәгать итә. Элегрәк компьютер артына ил-көн, дөнья яңалыклары белән танышырга, социаль челтәрләрне күзәтергә, мавыктыргыч уеннарда күңел ачарга утырсак, хәзер инде ихтыяҗлар бөтенләй башка. Интернет безгә фатир өчен түләүләрне башкарырга да, хастаханәгә чиратка язылырга да, баланы – бакчага, мәктәпкә, түгәрәкләргә теркәргә дә кирәк. Соңгы араларда әлеге исемлеккә кибеткә бару да өстәлде. Әйе, 2020 елдан хакимлек иткән пандемия шартларында, онлайн-сатып алулар аеруча популярлашып китте. «Яшәеш» рубрикасының бүгенге кунагы, шәһәрдәшебез, онлайн-кибет хуҗасы Гүзәл Хәбибуллина да әлеге сүзләрнең дөреслеген дәлилли. Игътибарыгызга яшь эшмәкәр белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
-
Директорның карашы алдынгы
Кайсы гына өлкәне алсаң да, эшләүче кадрларга кытлык күзәтелә. Шифаханәләрдә, кибетләрдә сәгатьләр буе чират торырга мәҗбүрсең, табиблар, сатучылар, кассирлар җитми. Яшәгән йортларыбызда подъезларны юарга, кар чистартырга җыештыручыларны, кем әйтмешли, көндез шәм кабызып эзләсәң дә табып булмый.
-
Укытучылар эштән ник китә?
Урамда таныш укытучы очрады. Пенсиядә инде ул, әмма һаман да укытып йөри икән. «Мәктәп директорының эштән җибәрәсе килми, – ди ул, – укытучылар җитми бит, менә бу уку елы башланды гына әле, инде безнең мәктәпнең педагоглар коллективыннан җиде кеше гариза язып эштән киттеләр».
-
Тиздән фатирларына күчәләр
Дүшәмбе көнне шәһәр мэры Наил Мәһдиев, газ шартлау нәтиҗәсендә зыян килгән 48/20 йортында булып, ремонт барышы белән танышты. Биредә инде фаҗига эзләре калмаган: барлык төзелеш корылмалары яңартылган. Фатирларда җылы, бизәү эшләре тулы куәтенә бара. Мэр 11 подъездның барлык фатирларын тикшерде, эшчеләр белән аралашты. Йорттагы җимерекләрне төзекләндерү белән «Профит» компанияләр төркеме шөгыльләнә.
-
Рекорд куйган
6нчы мәктәпнең 42яшьлек физкультура укытучысы Наталья Дорофеева Белгород шәһәрендә узган ГТО ярышларында рекорд куйды.
-
Чаллы дәүләт педагогика университетында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза
Чаллы дәүләт педагогика университетында 2015 елдан ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы патронаты астында «Мәдәниятләр диалогы» мәдәни-мәгариф проекты уңышлы тормышка ашырыла.
-
Шәһәр ярминкәләренә фермерлар 112 тонна продукция китерделәр
Үткән ялларда авыл хуҗалыгы ярминкәләре Г.Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә дәвам итте.