Сьемкалар июнь аенда үтте
Шәһәрдәшебез, популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова июнь аенда “Россия-1” телеканалындагы тапшыруда катнашты. Бу хакта монда язган идек. Ул анда иң популяр хиты “Төнге урам” һәм бер рус җырын башкарды.
“Песни от всей души” тапшыруын алып баручы Андрей Малахов аңа: “Сезне тагын бер кат кунакка чакырасым килә” дигән.
Әлеге тапшыруны бу якшәмбе, 14 сентябрь 17 сәгать 50 минутта “Россия-1” телеканалыннан карагыз!
Нет комментариев