Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Малахов Әлфинә Әзһәмовадан «Төнге урам»ны җырлаткан

«Шундый приятно булды»,- ди җырчы.

Кичә популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова федераль каналда чыгучы «Песни от всей души» телевизион тапшыруында кунакта булып кайтты. «Мин инде өйдә, трансфер аэропорттан өйгә кадәр кайтарып куйды», – диде ул хәл белеп шалтыраткач. 

«Кызык кына булды, көннәрнең берсендә миңа Малаховтан дип звонок килде. Бу мошенниклар ни генә уйлап тапмый дип, ышанмый телефонны тиз генә сүндереп куйдым. Бераздан тагын шалтыраттылар. Шуннан соң гына ышандым. «Бөтен Россияне шаккатыра тоган уникаль кешеләр эзлибез. Интернетта сезне күреп алдык, тапшыруга чакырасыбыз килә», – диделәр. Барып кайттым. Белсәгез, алардагы оешканлык! Һәркем үз эшен җиренә җиткереп башкара. Бер өзлеклелек, көтеп торулар гомумән булмады», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Әлфинә ханым. 

Тапшыруга ул улы Илмир белән барган.

«Алдан ук әйттем, мин сопровождающий белән, дип. Шунысын да әйтергә кирәк, бөтен юл чыгымнары, яшәү, туклану - бар да алар хисабына булды. Хәтта улым өчен дә бар да түләнгән иде. Шереметьеводан төшүгә трансфер көтеп тора иде. Яхшы гына кунакханәгә алып килделәр. Уңайлы бүлмәләр, бик тә тәмле кичке һәм иртәнге ашлар - бар да искитмәле», - ди ул.

Тапшыру 4 сәгать төшерелгән. Сәгать уннан икегә кадәр. Съемка беткәч, тапшыруның алып баручысы Андрей Махалов Әлфинә ханымны шаккатырган да әле.

«Иртәнге ашны ашаганнан соң безне легендар телеканал бинасына алып килделәр. Тамашачылар инде килеп утырган. Белүемчә, аларга акча түләнә. Илмир да карап утырды. Дүрт сәгать утыру бик арыта, диде. Малахов минем бөтен биографиямне өйрәнгән. 40 яшьтән соң җырлый башлап, әлегә кадәр тамашачы ихтыяҗын югалтмаган җырчы дип тәкъдим итте. Үлмәс хит «Төнге урам»ны җырлатты. Аннары бер урыс җыры җырлавымны сорады. «Не надо печалиться, вся жизнь впереди»ның бер куплетын башкардым. Съемка беткәч, җыенып йөргәндә, Андрей Малахов яныма килеп, әйдәгез истәлеккә фотога төшәбез, диде. Миңа шундый приятно булып китте. Аннары, минем сезне тагын чакырасым килә, диде. Әледә анда булган рәхәт хисләргә уралып йөрим», - дип уртаклашты Чаллыда яшәүче танылган җырчы Әлфинә Әзһәмова. 

Хәзер инде ул Сабан туйларына әзерләнеп йөри. Быел Әлфинә Әзһәмова Аксубай районы һәм Осиново бистәсендә Сабантуй мәйданында чыгыш ясаячак.

«Песни от всей души» тапшыруы халык ядькәрләрен барлау белән танылган. Ул ял көннәрендә кич 2 сәгать дәвамында бара. Сүз уңаеннан, Әлфинә Әзһәмованы белмәгән кеше сирәктер, даны Мәскәүлрәгә таралган җырчы ул. Аны бертуктаусыз концертларга, мәҗлесләргә чакырып торалар. Моңа да карамастан, ул әле дә атказанган исеме алмаган. Моңа ул бик тыныч карый. «Халык белмәгән атказанган, халык артисты булып йөргәнче, мин халык таныган артист булам», - ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев