Билетсыз да барган, бүләкле дә булган
Беркөнне автобуста эштән кайтып килгәндә бер тукталышта ун яшьләрдәге малай утырды. Көн кызу, таза, түгәрәк малай тирләп пешкән. Кондуктор бала янына килеп, билетка акча сорады. Малай, пышылдап кына, аңа нидер әйтте.
Хәзер кондуктор, җикеренеп, очып куна инде моңа дип куркып торган идем, бәхеткә, бу маршрутта бик киң күңелле, мәрхәмәтле ханым хезмәт итә икән. “Ярар, ярар”, – диде дә, бүтән сүз озайтып тормады. Аңлавымча, укучының акчасы юк иде ахрысы. Кондуктор ханым кергән бер кешегә ягымлы эндәшә, урын булуга, басып торучыларга утырырга, авыр сумка күтәргән кешеләргә сумкаларын куеп торырга урын тәкъдим итә.
Теге малай берничә тукталыш кына барды. Ул төшәргә әзерләнгәндә кондуктор идәндә ручка табып алды да: “Синеке төшкән ахрысы, мә, җыеп куй”, – дип, аңа сузды. Малай минеке түгел ул дигәч, ярар ал, синеке булыр диде. Бала, бушлай баруы гына җитмәгән, әле өстәп ручка да биреп чыгаруларына гаҗәпләнеп, куанып, төшеп калды.
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев