8 июль 2021 яңалыклары
-
Киләчәгебез борчый
Хәзер балалар уенга омтылмыйлар, теләмиләр дә. Аз хәрәкәтләнү (гиподинамия) яшь буынның физик яктан ныгып үсүенә аяк чала.
-
Билетсыз да барган, бүләкле дә булган
Беркөнне автобуста эштән кайтып килгәндә бер тукталышта ун яшьләрдәге малай утырды. Көн кызу, таза, түгәрәк малай тирләп пешкән. Кондуктор бала янына килеп, билетка акча сорады. Малай, пышылдап кына, аңа нидер әйтте.
-
Матурлыкны күрми дә калабыз
Кеше җыя бит дип кызыгып, урманга нарат күркәсе җыярга бардым. Төнәтмәсе бик файдалы диләр, вареньесын да яратам.
-
Чаллыда 16 яшьлек яшүсмернең үлеменнән соң, Тикшерү комитеты үз-үзенә кул салуга җиткерү турында эш кузгатты
Тикшерү органнары алдагы көнне генә күпкатлы йортларның бер тәрәзәсеннән егылып төшкән яшүсмернең фаҗигале үлемен тикшерә.
-
Шәһәрне 2659 камера күзәтә
Чаллыда “Куркынычсыз шәһәр” системасы буенча 2659 видеокамера эшли. Аның 655е халык күп йөри торган урында. Ел башыннан видеокүзәтү камералары ярдәмендә 191 җинаять ачылган, 1301 административ хокук бозу булдырылмый калган.
-
Чемпион газета укый
Безнең редакциягә армреслинг буена Татарстан, Россия, Европа, дөнья чемпионы, армлифтингның биш төреннән биш тапкыр рекордсмен Фәнис Нуретдинов килде. Ул Армспорт буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында Россиянең спорт мастеры. Күптән түгел Сочида узган Европа чемпионатыннан өч алтын медаль алып кайтты. Ә командалар арасында Чаллы командасы икенче урында. Безгә күрсәтергә дип үзе белән унбишләп трофеен алып та килгән Фәнис абый. Аларның һәрберсенең үз тарихы, кадерле ядкарьләр.
-
Чаллыда күпкатлы йорт тәрәзәсеннән төшеп, 16 яшьлек яшүсмер вафат булган
Кичә Яр Чаллыда фаҗигале хәл була. 53нче комплекстагы күпкатлы йортларның берсенең тәрәзәләре астында 16 яшьлек егетнең гәүдәсе табыла. Урынга килгән ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәрләре малайның үлүен теркиләр.
-
Яр Чаллы татар дәүләт драма театры эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте
Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры 31нче, яңа бинада 1нче сезонын япты.
-
Чаллыда SunDale пляжы янында ир-ат батып үлгән
Чаллыда SunDale пляжы янында ир-ат батып үлгән. Фаҗига кичә 17 сәгать 30 минут тирәләрендә була.
-
Факил һәм Ләйсирә Сафиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылыклылык өчен» медале тапшырылды
2008 елдан башлап һәр елның 8 июлендә, Россия Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне озак еллар татулыкта, үзара аңлашып яшәгән һәм итагатьле, булдыклы балалар үстергән гаиләләргә «Мәхәббәт һәм тугрылыклылык өчен» медале тапшырыла. Бүген Чаллы шәһәренең ЗАГСлар сараенда сигез гаиләгә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Салахов әлеге медальләрне һәм шәһәр хакиме Н. Мәһдиевнең рәхмәт хатларын тапшырды.
-
Дару үләннәрен җыеп калыгыз!
12 июльгә кадәр үләннең файдасы сабагында, Питраудан соң - тамырында, ди өлкәннәр. Җәйнең икенче аена да аяк бастык. Кыш көне бу нигъмәтләрнең берсен дә эзләп табып булмый. Шуңа да буш вакытларыгызда дару үләннәре җыеп калырга ашыгыгыз.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #30/ "Ч" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
“КАМАЗ” футбол командасының баш тренеры билгеләнде
“КАМАЗ” футбол командасы баш тренеры итеп, клубның элеккеге уенчысы Владимир Клонцак билгеләнде.
-
Театрга тагын – 897 269 мең сум
ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова “Мастеровые” рус драма театрының яңа бинасы төзелешендә булды.
-
Акча җитми
“Подсолнухи” микрорайоны янындагы юлны төзекләндерү эшләре бара.