Ильмира Нәгыймова балаларына искиткеч бүләк ясаган
«Әй маладис, балаларны шулай шатландырып торырга кирәк», - дигән подписчиклары аңа.
Җырчы Ильмира Нәгыймованың гаиләсе ишәйгән. Ул балаларына Яңа ел алдыннан бүләк ясаган – бик тә матур песи баласы алып кайткан.
«Бүген мин аларның хыялын чынга ашырдым», – дип язган Ильмира Телеграм каналында һәм бик тә күркәм видео урнаштырган. Анда җырчының улы һәм кызы песи баласын күреп сөенәләр. Кечкенә кызы Ясминә, хәтта, шатлыгыннан елап та җибәрә, дип яза https://intertat.tatar
«Әй маладис, балаларны шулай шатландырып торырга кирәк. Балачак бик тиз үтеп китә ул», «Нинди ихлас сабыйлар... Ничек шатланалар... Балаларда күпме наз һәм җылылык...», «И-ий, балакайларның нинди шатлык. Кызың күз яшьләре белән елый. Балаларыңнан җылылык бөркелә, Ильмира», «Шатлык яшьләре...», «Кызыгыз бигрәк эмоциональ», «Балаларны бәхетле итү өчен күп тә кирәкми», – дип комментарийлар калдырган Ильмираның Телеграм-дуслары.
«Песиегез «котейка-трехцветка» да икән әле... Яхшыга, диләр андыйларны», – дип, песинең өч төсле булуына игътибар итүче дә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев