Иршат Бариев: "Профсоюз – кешеләрнең тормышына битараф булмаганнар төркеме"
Иршат Әзгар улы ТЭЦка 1990 елда слесарь булып эшкә урнаша. Актаныш районының Пучы авылында туып-үскән эш сөючән егет ярты елдан – мастер, бер елдан өлкән мастер дәрәҗәсенә күтәрелә. Бераз вакыт узгач химия цехының әйдәп баручы инженеры, аннары цех җитәкчесе урынбасары итеп куялар. Ул берүк вакытта әлеге цехның профсоюз комитетын да җитәкли. 2009 елда ярдәмчел, җитәкчеләр белән бергә хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен кайгырткан Иршат Бариевны ТЭЦның профсоюз комитеты җитәкчесе итеп куялар. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тулды. Иршат Әзгарович белән әңгәмәбез ТЭЦтагы хезмәт юлын искә алу белән башланып китте.
- Чаллы ТЭЦындагы эшемне ягулык цехында слесарь булып башлап җибәрдем. Һөнәри үсешнең барлык баскычларын үттем. Цех башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә ирештем. Эшем кызык һәм мавыктыргыч иде, хәтта касканы салырга онытып, кыш көне җәйге аяк киеменнән өйгә кайтып киткән чаклар да булды. Станциядә эшләү дәверендә шактый күп тәҗрибә тупладым. Бүгенге көндә остазларым - ягулык цехы башлыгы урынбасары, мәрхүм Гасыймхан Фатыйховны, ТГК-16 ның элеккеге генераль директоры Рамил Хөсәеновны, Казанның “ТЭЦ-2” директоры Радик Галиуллинны рәхмәт хисләре белән искә алам.
- Сез 2009 елдан бирле профсоюз комитетында эшлисез. Оешмагыз ничә кешене берләштерә?
- Беренчел профсоюз оешмасында 21 әгъза иде. Оешмабыз елдан-ел ныгыды, кешеләр белән эшләүнең яңа формалары, үзебезнең традицияләребез барлыкка килде. Бүгенге көндә ТЭЦта эшләүчеләрнең барысы да (954 кеше) профсоюз әгъзалары. 980 пенсионер да комитетның ярдәмен һәм кайгыртуын тоеп яши. Без лаеклы ялдагы ветераннарыбызны онытмыйбыз: бәйрәмнәргә чакырабыз, юбилейларында өйләренә барып котлыйбыз. Үзебезнең сәламәтләндерү комплексында, “Балкыш” һәм “Золотой колос” санаторияләрендә сәламәтлекләрен ныгыту өчен бушлай юлламалар бирәбез. (Үзебезнең хезмәткәрләр юлламаның 25%ын түли) “Шәһри Чаллы” һәм “Челнинские известия” газеталарын бүләк итәбез.
- Сезнең оешма республикада алдынгылардан санала.
- Чаллы ТЭЦы профсоюз оешмасы Татарстан электропрофсоюзларының бүлекчәсе булып тора. Безнең беренчел оешма профсоюзлар арасында смотр-конкурста берничә тапкыр иң яхшысы булып танылды. Россия электропрофсюзлары арасында да сынатмый, төрле күрсәткечләр буенча даими беренче урын ала, ул - бөтенроссия электропрофсюзлары күләмендә “Иң яхшы” оешмаларның берсе. Коллектив килешүе документының эчтәлеге буенча да Татарстанда алдынгы. Моның өчен безне (директор Әнвәр Хаҗеев белән бергә) Казанга чакырып бүләкләделәр. Безнең бурыч – һәр хезмәткәргә социаль мәсьәләләрне, эштәге аңлашылмаучанлыкларны вакытында чишүдә ярдәм итү, яшьләр һәм ветераннар хәрәкәтен үстерү. Социаль йөкләмәләр барысы да предприятиенең коллектив килешүендә теркәлгән. Аның нигезендә хезмәт хакын индексацияләү, хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәтне саклау, ташламалар һәм социаль характердагы түләүләр башкарыла. Без бу мәсьәләләрне директорыбыз Әнвәр Хаҗеев һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Артемьев белән бергә хәл итәбез.
- Матбугат чараларында теге яки бу предприятиедә килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында еш сөйлиләр.
- ТЭЦта Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибар зур. Куркынычсыз эш шартлары булдыру өчен кирәкле чаралар алырга акча бирелә. Заманча, сыйфатлы шәхси саклану җайланмалары кешеләрне зарарлы факторлардан югары дәрәҗәдә саклый. Алар кыйммәт булса да, станция җитәкчелеге хезмәткәрләрнең сәламәтлеге өчен акчаны кызганмый, безгә беренче чиратта хезмәткәрләребезнең сәламәтлеге кадерле. Станциядә эшләүчеләр барысы да, тармак таләпләренә туры килә торган шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителгән.
- Станциядә яшьләр сәясәте ничек алып барыла?
- Бездә яшьләрнең үз оешмасы бар. Алар белән берлектә егет-кызларның талантларын үстерү юнәлешендә максатчан эш алып барабыз. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Актлар залында төрле чаралар уза. Егет-кызлар шәһәр, республика, Россия бәйге-фестивальләрендә катнашалар. Ел саен уза торган Электропрофсоюзлар оешмалары арасында узган бәйгеләрдә җиңгән талантларыбыз белән горурланабыз. Соңгы елларда яшьләр командасы “Безнең заман-наше время” республика телевизион фестиваленең лауреаты булды. Бер елны Гран-при да алдык әле.
Бездә физкультура һәм спортны яратучылар хөрмәттә. Җиһазланган спорт һәм тренажер заллары, ике сауналы зур бассейнда үзләре яраткан спорт төре белән шөгыльләнә алалар. Чаңгы ярышлары үткәрелә. “Спортны яратучы Чаллы” бәйгесендә безнең команда һәрвакыт призлы урыннар яулый. Волейболчыларыбыз энергетиклар командалары арасында Россиядә икенче урын алды. Предприятие җитәкчелеге белән без спортчыларыбызны кием-салым, кирәк-яраклар белән тәэмин итәбез. 100гә якын хезмәткәребез Электропрофсоюзларының республика, Россия, шәһәр ярышларында предприятие данын яклап, даими җиңү яулый. Бу да - безнең өчен горурлык.
Пенсионерларыбыз да шәһәр һәм республика бәйгесендә катнашалар, бәйгеләр-фестивальләрдә жюрида эшлиләр. Без алар өчен “Турбина” ял базасында очрашулар оештырабыз. Һәрвакыт элемтәдә торып, аларга булышып яшибез.
- Балалар белән ниләр эшлисез?
- Балалар – безнең киләчәгебез. Шуңа күрә бәйрәмнәрдә аларны онытканыбыз юк. Төрле бәйгеләр оештырабыз, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырабыз. Театрларга, киноларга йөртәбез. Каникул чорында үзебезгә эшкә дә урнаштырабыз. Хезмәткәрләребезнең балалары сәламәтләндерү комплексында, санаторийларда, Кара диңгез буенда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыталар. Аларга юллама ташламалы бәядән бирелә.
- Сезнең өчен профсоюз нәрсә ул?
- Профсоюз – кешеләрнең тормышына битараф булмаганнар төркеме. Бу – көн саен игътибар таләп итә торган катлаулы хезмәт. Профсоюз комитетының системага салынган эшчәнлеге хезмәткәр белән уртак тел табып, бәхәсле мәсьәләләрне ике як өчен дә файдалы итеп, вакытында хәл итәргә мөмкинлек бирә. Урыннарда цехларның профсоюз комитетлары рәисләре уңышлы эшли. Алар арасында Сергей Чукалов, Наилә Гыйниятова, Наталья Нагина, Роман Лисицкий, Гөлфия Попова, Лариса Медведева, Алсу Миннегалиева кебек, хезмәт коллективлар тарафыннан күп еллар дәвамында сайлана торганнары бар. Компания һәм станция җитәкчелеге тарафыннан игътибар һәм ярдәм бар. Шуңа күрә уртак хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә күркәм. Без вакытында хезмәт хакы алабыз, барлык ташламалар, гарантияләр гамәлдә. Акча мәсьәләсен генә түгел, шәхси, гаилә проблемаларын да чишәргә булышабыз. Кешеләргә игътибар һәм аларны кайгырту тулысынча үзеңә әйләнеп кайта. Без моны көн дә күрәбез: берәүләр елмаеп, икенчеләре рәхмәт әйтеп, өченчеләре игътибар белән күзеңә карый. Һәрвакыт бер-беребезне аңлыйбыз. Бүгенге көндә бу аеруча мөһим һәм кадерле.
- Иршат Әзгарович, гаиләгездә аңлау булмаса, бу урында эшләү авыр булыр иде.
- Аллаһка шөкер – гаиләмдә мине аңлыйлар. 7нче шифаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче хатыным Фәйрүзә белән ике малай тәрбияләп үстердек. Алар икесе дә ТЭЦта эшлиләр. Ленар - ягулык цехында өлкән мастер, Илнар – икътисадчы. Ике оныгым үсеп килә - алар минем очен зур куаныч. Эштән арып кайткач, гаиләмдә рәхәтләнеп ял итәм.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. “Шәһри Чаллы” редакциясе коллективы исеменнән сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, катлаулы эшегездә уңышлар телибез. Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев