3 июнь 2021 яңалыклары
-
М.Мишустин белән Р.Миңнеханов электробуста йөреп карадылар
Бүген РФ Правительство председателе Михаил Мишустин ТР президенты Рөстәм Миңнеханов белән «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятенең бүлекчәләрендә булдылар.
-
Бүген Чаллының 10нчы комплекс тирәсендә онытылмаслык җәй бәйрәме үтте
Бүген кич “Огниво” балалар үзәге янында 10нчы комплексның 6 балалар бакчасы һәм 2 мәктәбе катнашында матур бәйрәм үтте. Чара шул комплексның ТИҮ рәисе Вера Захарова башлангычы белән Балаларны яклау көненә багышлап уздырылды.
-
Чаллыда ике көнгә юлларны ябып торалар. Ни сәбәпле?
12-13 июнь көннәрендә шәһәребездә велоспорт буенча Татарстан Республикасының чемпионаты һәм беренчелеге үткәрелә. Шул уңайдан аерым юллар участокларын ябып куярга планлаштырыла.
-
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Чаллыга эш сәфәре белән килде
Премьер-министр Михаил Мишустин Идел буе федераль округы төбәкләре буенча эшлекле сәфәр кыла.
-
«Татар-информ» 2021 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча иң еш искә алына торган басма булды
«Медиалогия» белгечләре әзерләгән рейтинг мәгълүматлары шуны раслый. Икенче урында «Бизнес-online» электрон газетасы, өченче урында – «Реальное время».
-
Чаллыда Haier компаниясенең булачак «Умный заводына» фундамент ташы салдылар
Бүген Яр Чаллыда Haier Smart Home холодильниклар һәм морозильниклар өчен җиһазлар җитештерү заводына беренче таш салуның тантаналы чарасы үтте. Монда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Казанда булган КНРның генераль консулы У Инцинь, Россиядәге Haier компаниясенең җитәкчесе Людмила Романова, Россиядәге Haier компаниясенең генераль директоры Сунь Чженьхуа катнашты.
-
Подсолнухи микрорайонында юл булачакмы?
Тукай районы Әҗмәкәй авылы җирлегенә караган Подсолнухи микрорайонында яшәүчеләр юл турында инде күп еллар хыялланганнар иде. Ниһаять, аларның теләкләре тормышка аша. Бүгенге көндә подряд оешмасы Подсолнухи микрорайонының Магистральная урамында балчык түшәп тигезләү эшләрен алып бара. Аннан соң ком-таш түшәлеп, асфальт җәеләчәк.
-
Мопедта барган ике яшүсмерне бәрделәр
Тукай районында “Иволга” бакчачылык ширкате янында мопедта барган ике баланы бәрделәр. Авария алдагы көнне кич сәгать 17.44тә булган.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #25/ "У" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Чаллының 7нче комплексында шау-гөр Сабан туе бәйрәме үтә (+фотолар)
Хәзерге вакытта Чаллының 7нче мәхәлләсендә бәйрәм чарасы үтә. Анда 7нче мәхәлләдә яшәүче балалар һәм мәктәп яны лагерьларына йөрүчеләр катнаша.
-
6 яшьтән мәктәпкә баручы балаларга 10 мең сум тулиячәкләр
Социаль пособияләр турындагы Указга бераз төзәтмәләр керттеләр.
-
“Социаль газификация” турында закон гамәлгә керә
Газны җир участокларына кадәр бушлай кертәчәкләр, ләкин участок эчендәге торбаларны үз хисапка үткәрергә кирәк булачак. Бәяләрне хөкүмәт контрольдә тотачак.
-
Волейбол буенча безнекеләр өченче
Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәрендә 50+ ветераннар ир-ат командалары арасында волейбол буенча ачык турнир узды.
-
Кама балалар медицина үзәгенә яңа «Лада Гранта» автомобиле тапшырылды
Ул түләүсез нигездә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән тапшырылды.
-
Бүген эшмәкәр балаларның ярминкәсе үтә
Бүген кич “Арзан” сәүдә үзәге янында Яр Чаллыда эшмәкәр-балалар өчен ярминкә үткәрелә. Монда 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган балалар катнаша. Алар 20 проект тәкъдим итәчәк.