Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Күңел» радиосы алып баручысы Зөһрә Фатихова: «Казахстанның табигате түгел, ә үз телен кадерләүче халкы сокландырды»

(кызыклы әңгәмә)

Каспий диңгезе... Мөгаен, аның хакында күпләребезнең география дәресендә генә ишеткәне булгандыр. Чөнки ул җәй саен миллионлаган туристларны үзенең назлы дулкыннарында тибрәтүче Кара, Кызыл һәм Урта диңгезләр кебек әллә ни популяр түгел. Әле үземне дә бүгенге көнгә кадәр Каспийда су коенып була микәнни дигән сорау кызыксындырды. Баксаң, була икән. Моңа хезмәттәшебез, «Күңел» радиосының танылган алып баручысы Зөһрә Фатихова инанып кайтты.  Быел ул җәйге ялын Казахстан далаларын дымлы сулышы белән сафландырып торучы әлеге диңгез ярында үткәрде. Онытылмас сәяхәттән алган хис-тойгыларын Зөһрә безнең белән дә уртаклашты.

– Зөһрә, иң элек Каспий хакында сөйләп кит әле. Нинди диңгез ул?

– Дөресен генә әйткәндә, ул диңгез түгел, ә җир шарындагы иң зур күл. Һәм нәкъ менә үзенең зурлыгы өчен дә аны диңгез дип атыйлар икән. Ул Европа белән Азия берләшкән җирдә урнашкан. Беләсегез килсә, Каспийга 130 елга коя һәм алар арасында безнең Идел дә бар. Бу гына да түгел, ул әлеге диңгезгә коючы иң зур елга булып тора ди. 

– Димәк, күңелең юкка гына әлеге якларга сәяхәткә  тартмаган?

– Әйе... (көлә) Без бит инде кечкенәдән шул ук Иделгә тоташучы Агыйдел суларында чыр-чу килеп үскән балалар. Тумышым белән Башкортостанның Илеш районыннан бит мин. Инде күптәннән Казах далаларын карап, андагы халыкның тормышы белән танышып кайту турында хыяллана идем. Ни дисәң дә, без бит бер тамырдан таралган халык. Телләребез дә охшаш, динебез дә бер. Һәм шулай, хыялымны тормышка ашыру максатыннан, көннәрнең берендә үзебезнең Өфе һава аланыннан Казахстанга юл тотарга булдым.

– Бер белмәгән, күз күрмәгән җирләргә чыгып китү куркытмадымы?

– Юк, сәяхәткә бит мин дусларым белән бардым. Алар алдан ук интернет аша яшисе урыныбызны да, трансферларны да белешеп, барлап куйдылар. Үзем бары самолетка билет кына сатып алдым. Кызыксынучылар булса, Өфедән Актау каласына бер якка билет бәясе 15 мең сумга төшә. Кире әйләнеп кату өчен дә шул ук сумманы түләргә кирәк. 

– Ә менә Казахтанда, ишеткәнемчә, бәяләр ул кадәр үк тешләшми?

– Әйе. Бүгенге курс буенча карасак, безнең бер сум аларның 7 тенгесенә тиң. Бу исә, мисал өчен, алардагы 700 тенгелек әйберне безнең  акча белән 70-80 сумга гына алырга була дигән сүз. 

– Инде сез ял иткән Актау каласына да күчик? Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле?

– Әлеге шәһәр Казахстанның бердәнбер диңгез порты булып тора. Шулай ук биредә дөньяда беренче булып, атом энергиясе ярдәмендә диңгез суын төчеләндереп, шәһәрнең су челтәренә тоташтыру эшен җайга салганнар. Калага 1961 елда гына нигез салынган. Ул коры далада калкып чыккан. Аны СССРның иң яхшы архитекторлары төзегән диләр. Бүгенге көндә дә биредә зур темплар белән төзелеш эшләре бара. Җирле халыкның күпчелеге нәкъ менә әлеге өлкәдә һәм нефть сәнәгатендә хезмәт куя. Шулай ук соңгы ун елда биредә туризмга да җитди игътибар бирә башлаганнар. Шәһәр урамнарында затлы отельләр, рестораннар, күңел ачу үзәкләре күзгә ташлана. Яр буйларын да бик матур итеп төзекләндергәннәр. 

– Яр буе дигәннән, шәһәрдән Каспий диңгезенә еракмы?

– Юк, ул калага терәлеп диярлек тора. Без көн саен арендага алган фатирыбыздан җәяүләп кенә төшеп су коендык. Әйтергә кирәк, хәзер анда бик эссе. Көндезләрен терекөмеш баганасы хәтта 50 градуска кадәр күтәрелә. Шуңа да күпләр анда озын җиңле киемнәрдән йөри. Диңгезгә кергәндә, тирәнрәк урынына җиткәнче ярдан шактый барырга кирәк. Капланмаган булсаң, әнә шул араны үткәнче кояшта янарга да өлгерәсең. Су температурасына килгәндә, ул якынча 24 градусны тәшкил итә. Челләдә коенып сафлану өчен менә дигән. Өстәвенә, әле ул дәвалау үзлегенә дә ия икән. Каспий ярлары элек-электән шифалы ләмнәре, минераль сулары белән дан тота ди. Шунысы да мөһим, пляжда туристлар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган. Ятып кызыну өчен урыннар да, зонтлар да бар. Аларны көне буена 150 сумга гына арендага алырга була. 

– Зөһрә, кабат бәяләргә тукталуың яхшы булды әле. Алдарак фатир арендалап тордык дип тә телгә алган идең. Бу кыйммәткә төшәме? 

–  Без, 5 кеше, өч бүлмәле фатирда тордык. Җиде көн өчен һәркайсыбыз 6 мең сум акча түләде. Көненә 850 сум дигән сүз инде бу. Бер бүлмәле фатирны арендалау да якынча әнә шул суммадан башлана. Үзебезнең Адлерда, мисал өчен, шундый ук шартлар өчен 2500 сум түләргә кирәк. Менә шуннан үзегез чагыштырып карагыз инде.

– Әзер турпакет белән бармагач, туклану мәсьәләсен дә үзегезгә хәл итәргә туры килгәндер.

– Аның исә бер авырлыгы да булмады. Гомумән, эсседә артык ашыйсы да килми бит ул. Без исә күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары белән тукландык. Аеруча безгә аларның әйрәннәре бик ошады. Ак майлары да телеңне йотарлык. Аларны анда бездәгечә туры почмаклы кисәкләргә бүлеп түгел, ә йомры итеп ясап саталар. Сырлары да югары сыйфатлы. Кибетләрдә бөтен әйбер дә бар. Һәм инде телгә алганымча, бәяләре дә кесәгә сукмый. 

– Казахстанга кадәр үк баргач милли ашларыннан да авыз итми калмагансыздыр?

– Әлбәттә. Ялыбыз дәвамында без төрле кафеларда, рестораннарда да тукландык. Аларның милли кухняларының визит карточкысы – ул  без татарларга да яхшы таныш бишбармак. Мөгаен, ул барлык төрки халыкларның да яратып әзерли торган ризыгыдыр. Туклыклы да, файдалы да. Шулай ук безгә куырдак дигән ризыкны да авыз итәргә насыйп булды. Гомумән, анда кайда карама итле ризыкларга өстенлек бирәләр. Һәм шунысы да кызык, организмга авыр булмасын өчен, соңыннан корт дигән ризык та ашап куялар. Аны, гадәттә, әчетелгән катыктан ясыйлар. Бездә кортны гадәттә гөбәдия эченә салалар. Шунысы да игътибарга лаек, казахлар бик тә кунакчыл, юмарт халык, порцияләрне дә бик зур итеп әзерлиләр.

– Җирле халык тагын кайсы яклары белән күңелегезне яулады?

– Алар бик ярдәмчел, эчкерсез. Күңелләре белән безнең татар авылларындагы әби-бабайларыбыз кебек ачык, кунакчыл. Телләребез охшаш булгач, алар рәхәтләнеп казахча сөйли, без рәхәтләнеп татарча җавап бирәбез. Бернинди тылмач та кирәкми. Биредә рус телен дә бик яхшы беләләр. Чөнки Казахстанда дәүләт оешмаларында һәм җирле үзидарә органнарында рәсми рәвештә рус телендә дә аралашалар, мәктәпләрдә дә укыталар. Актау шәһәрендә барлыгы 200 меңнән артык кеше яши. Шуның 80 проценты мөселманнар. Алар динебезне бик хөрмәт итәләр. Бу исә аларның үз-үзләрен тотышларында да, тышкы кыяфәтләрендә дә, киемнәрендә дә чагылыш таба. Базар-кибетләрдә дә озын итәкле, милли кименәр күп сатыла. Гомумән, анда бездәге кебек кыска итәкләрдән, яртылаш ачык киемнән йөрүчеләр бик аз. Актау куркынычсызлык ягыннан да үрнәк шәһәр. Урамнарда тыныч, тавыш-гауга чыгарып йөрүчеләр юк. Чөнки биредә җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр куллану тыелган.

– Һәр җирлекнең үзенә генә хас истәлекле урыннары була. Актау алар белән мактана аламы? 

– Яшерен-батырын түгел, Актау – ул хозурланып, сокланып йөрерлек гөлбакчага тиң шәһәр түгел. Анда яшеллек тә юк дәрәҗәсендә. Урамнарда агач-куакларны, чәчәк түтәлләрен очратырмын димә. Хәтта диңгез яр буендагы ял итү мәйданчыкларында да ясалма пальмалар гына куелган. Ләкин монда бүтән беркайда да очрамый торган кыргый ландшафтлы табигый урыннар бик күп. Тау кыясына уеп ясалган Бекет-Ата дигән үзенчәлекле мәчет, иксез-чиксез далада ком-таш арасында энҗе бөртегедәй ялтырап яткан Саура күлләре, Каратау далаларына сибелгән серле, зур түгәрәк ташлар – әнә шуларның бары берничәсе. Соңгыларына тукталсак, аларның килеп чыгышын бик күп галимнәр өйрәнгән, ләкин әле дә төгәл генә бер нәтиҗәгә килә алмаганнар ди. 

– Зөһрә, шул кадәр кызыктыргыч итеп сөйләдең. Мин генә түгел, мөгаен, башкалар да киләсе елга сезнең эзләр буйлап Казахстан якларына юл тотар. 

– Кая барсаң да рухи яктан баеп, гыйбрәт алып кайтасың бит. Дөресен генә әйткәндә, казахларның миңа табигате түгел, ә горурланып үз телләрендә аралашулары, милли гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклап яшәүләре сокландырды. Нәкъ менә шуны күрү өчен генә булса да мин милләттәшләребезгә Казахстан якларына барып кайтырга киңәш итәр идем. 
 

Илшат Солтанов сөйләште
Фотолар Зөһрә Фатиховадан алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: круиз ял сәяхәт