Киләчәгебез борчый
Хәзер балалар уенга омтылмыйлар, теләмиләр дә. Аз хәрәкәтләнү (гиподинамия) яшь буынның физик яктан ныгып үсүенә аяк чала.
Шушы көннәрдә бер фикер укыдым: һаман телефон тотып утыру, һәрвакыт әзер мәгълүматны алу яшьләр өчен зыянлы, болай иткәндә баш миенең үсеше акрыная, мидә үзгәрешләр булуы ихтимал икән, камилләшү кими диләр.
Без үскәндә елның һәр фасылына хас уеннар күп иде. Кар эреп, сулар ага башлагач, күтәрмәле чабаталар киеп чыгып, урам уртасыннан аккан суны буып куя идек. Җыелган суда үзебез кәгазьдән ясаган уенчыкларны йөздерә идек. Шаярып төрткәләп суга кертүләр, егулар, кемне булса да күбрәк юешләндерергә тырышулар, чыр-чу килеп көлүләр... Үпкәләүләрне хәтерләмим, көлә-көлә ярыйсы ук чыланганыбызны өенә озата идек.
Бераз калкуырак урыннарда җир чыгып кипшерүгә, сызык сызып сикерешеп уйный идек, әйлән-бәйлән дә бик мавыктыргыч була иде.
Җәйләрен вакытны файдалы һәм күңелле үткәрү дигәндә иң беренче урында су коену иде. Аның өчен шарты да бар: авыл аша инеш ага иде. Гомумән, безнең тирәдә инеш-елга булмаган авылны белмим. Язга чыгуга, җирләр кибүгә ул елга буыла иде. Кайбер авылларда буа суын кулланып, тегермәннәр эшли иде.
Хәзер буа бууның кирәге калмагач, елга үзәннәрен куаклар басты, инеш суын күреп тә булмый. Шуңадыр, балалар су коенуны белмиләр дә.
Аннары кичке якларда туп бәреп уйнаулар истә. Малае-кызы бергә, капкалар билгеләп, футбол уйный идек.
Кызганыч, хәзер мондый хәрәкәтле уеннар уйнамыйлар шул. Күбесенчә телефондагы уен белән мавыгу күзәтелә.
Көз көннәрендә коры булганда качышлы уеннары өстенлек итә. Бәрәңгегә җеп бәйләп, җебен тартып, урам як тәрәзәләрне шакып, авыл кешеләрен аптыратуларыбыз да истә. Бу шаярулар кешедә ачу чыгармый, ә күңел көрлеге, кәеф күтәрү, шаянлык дип кенә кабул ителә иде.
Кыш көне кем нәрсәне яраклы дип таба, шуңа утырып тау шуулар, карда аунау, туңуны да сизмичә, өс киемнәребез бозланганчы уйнаулар, шаярулар күңелдә балалык чорының самими, бәхетле мизгелләре булып саклана. Өйгә кергәч, ачыккан булсак та, йокыга талган чаклар әле дә хәтердә.
Гиподинамия дигән нәрсәнең әсәре дә булмаган, шуңа балаларда симерү, юанаюның эзе дә юк иде.
Соңгы елларда балалар арасында тазару очраклары калкып чыкты бит. Моны балаларның югары калорияле ризыклар ашап, аз хәрәкәтләнүләреннән күрәләр һәм шулай да. Тиешле ашаудан тыш, кулларында акча булу сәбәпле, балалар буфеттан баллырак, тәмлерәк өстәмә ризык та алалар бит. Шулай итеп бала организмында артык килокалорияләрдән симерү, тазару күренешләре башлана.
Гомумән, артык ашау гадәте – начар күренеш. Ул заманнарда хәрәкәт җитәрлек булса да, әби-бабайларыбыз өстәл артыннан бик туенмыйчарак китүне хуплаганнар.
Әлләни исегез китәр димим, алай да языйм әле. Әти-әниләр, әби-бабайлар, тырышып карагыз әле, балалар иртә-кич, сәгатьләр буе телефон белән мавыгып утырмасыннар иде! Балалар, хәтта олылар да газета-журнал, китап укудан бөтенләй бизеп баралар бит.
Кәүсәрия МОСТАФИНА.
Фото: crisiscenter74.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев