Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Килер бер көн, сабын чәчәкләрен чират торып алырлар» - ФОТОЛАР

Шәһәрдәшебез Нина Краюхина сабыннан чәчәк композицияләре ясый. Бу эш белән ул ярты елга якын гына шөгыльләнә, шулай да ясаган букетлары йөздән арткан инде.

Ул чәчәкләр дөньясына биш ел элек килеп керә. Моңа кадәр унбиш ел буе кассир булып эшли. «Кассир эше күңелемә ятмый иде, кечкенәдән рәсем ясарга яраттым. Биш ел рәсем мәктәбендә укыдым», – ди ул. Әлеге белемнәр Нинага бүгенге көндә бик кирәк. Хәзер ул күңеленә хуш килгән эше белән шөгыльләнә. «Беркөнне эштән кайтканда чәчәкләр кибете янында игълан күрдем, аларга флорист кирәк иде. Килдем, эш тәҗрибәсе булмаганга алмадылар. Соңрак үзләре шалтыраттылар. Рәсем мәктәбендә укыганымны белгәч, килеп карарга куштылар», – дип искә ала Нина Николаевна. 

Башта берни дә килеп чыкмый. Ташлап китәсе килгән чаклары да күп була. Ул вакытларда әнисе яхшы киңәшләрен бирә: «Килер бер көн, өйрәнерсең, синең композицияләреңне чират торып алырлар». Дөрестән дә, бүген Нина Краюхинаның эшләренә сорау зур. 

Эшендә ул тере чәчәкләр композицияләре әзерләсә, өенә кайткач сабыннан күз явын алырлык букетлар ясый. «Сабыннан ясалган букетларны интернеттан күрдем, кызыксындым, бик ошады. Композицияләр ничектер үзеннән-үзе барлыкка килә», – ди ул.
Сабын чәчәкләрен Нина заказ буенча кайтарта. Тартмада чәчәкләрнең ябык башлылары гына килә. Нина ханым аларны оста итеп кирәкле формага китерә, тулысынча яисә яртылаш ача. Моны ул төрле ысуллар белән эшли: пар белән дә, башкача да. «Букетлар ясаганда өйгә шундый хуш ис тарала. Алар һәрберсе үзенә генә хас булган аромат белән кайта», – ди ул.
Бер букетны ясау өчен Нинага ике сәгать вакыт кирәк. Сабын чәчәкләреннән ясалган букет өйдә өч елга кадәр тора. Аннан соң аларны сабын итеп кулланырга, таҗларын ваннага салып юынырга була. 

Моннан тыш, Нина ханым керамик тәлинкәләргә рәсем ясый. Моның өчен ул махсус буяу куллана. Бу эшкә дә ул үзлектән өйрәнә. «Рәсем ясагач, тәлинкәне духовкада бер сәгать тотам, бер сәгать кибә. Аларны юарга була, тәлинкәдәге рәсем юкка чыкмый», – ди ул. 

Бер тәлинкәгә ярты сәгать, иң күбе бер сәгать вакыт китә. Бүгенге көндә аның рәсем ясалган 30 тәлинкәсе бар. Аларны Нина туганнарына, танышларына бүләк итеп бирә. 

Нинаның апасы Светлана Никитина сеңлесен "АЛЕНЬКИЙ ЦВЕТОЧЕК" дип атый. «Ул бөтен җирдә матурлыкны күрә белә, хәтта урамда яткан бүрәнәдә дә. Без бакча алгач, капкадан килеп керү белән бу әйберне монда куярга, тегесенең урыны тегендә, бу эскәмиянең төсе матур түгел, аны икенчегә буярга кирәк, диде. Һәм, чыннан да, ул әйткәнчә эшләгәч, бакчабыз тагын да ямьләнеп, матурланып китте», – ди Светлана. 

Светлана Никитина турындагы материалны моннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев