Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Лилия Муллагалиеваның хәле ничек?

Җырчы катлаулы операция кичерде.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның яман шеш белән көрәшүен, Санкт-Петербург хәрби госпиталендә операция ясатуын язган идек. Җырчының операциясе уңышлы үтте. Ул әкренләп гади тормышка кайта. Телевизион тапшыруда төште, иҗатташ дуслары белән очраша. Гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлый.

Лилия үзенең сәламәтлеге турында хәбәр итте:

- Минем белән булган хәлләр кемнәрнедер тиз арада тикшеренергә, табиб күренергә, дәваланырга, шушы яман авыртуны булдырмый калдырырга ярдәм итсә иде. Күп вакыт безнең үзебезгә вакыт җитми.  Тирә-юньдәге бар нәрсәгә игътибар бирәбез, әмма үзебез турында уйламыйбыз.

"Сөйләшергә кирәк" тапшыруына барганда үземне кая куярга белми йөргән вакытым иде. Бер уйласаң бары да узды кебек, тик ияләшү , шушы хәләтне кабул итү авыр булды. 

Минем операция вакытында алынган биоматериалларның нәтиҗәләре килде. Кызганычка каршы барсы да расланды. Яман чирне  1 стадия дип билгеләделәр. Бер ай булгач анализлар бирәсе була, шул анализлар нигезендә дәвалану протоколы төзелә. Тавышым әкеренләп ачыла бара Әлхәмдуллилаһ, барсы да яхшы булыр дигән өмет белән яшим.

Амин, шулай булсын. Лилиянең барлык хыяллары тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Муллагалиева Шоубизнес яман шеш