Лилия Муллагалиевага 5 сәгать операция ясаганнар
«Көрәшәм, бирешмәскә тырышам», - ди ул.
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның яман шеш белән авыруы турында язган идек.
Кичә Санкт-Петербургның хәрби госпиталендә аңа 5 сәгать операция ясадылар.
«Лимфаларны, калкансыман бизләрне алып ташладылар. Калганын әлегә миңа әйтмәделәр. Минем өчен иң авыры артта калды. Көрәшәм, бирешмәскә тырышам. Изге теләкләрегез, догаларыгыз өчен рәхмәт», – диде ул наркоздан уянгач.
Лилиягә күпчелек язылучылары изге гамәлләреңә үзеңә сәламәтлек булып әйләнеп кайтсын дип язганнар.
Сүз уңаеннан, Лилия операциягә кадәр госпитальдә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм итте.
«Егетләргә кирәк-яраклар ал дип, дустым Айгөл Бариева беренчеләрдән булып акча җибәргән иде. Үземнең һәм аның акчасына башта хәрбиләргә беренчел кирәк-яракларны алып кайттым. Аннары һәрберсе исемлек язып бирде. Пятерочка кибетеннән арба белән төяп кайттым. Ул көнне кичке 11гә кадәр егетләр янында булдым. Алар бит кемнеңдер газиз баласы, ире... Бик авыр хәлдәгеләре дә бар. Кайберләрен кашык белән ашатырга туры килде. Алар белән чагыштырганда минем хәлем әйбәтрәк икән дип, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен егетләргә мөмкинлегемнән чыгып ярдәм иттем. Шуңа сөенәм. Хәзер мине монда волонтер дип йөртәләр», – ди ул.
Җырчыга терелеп, гаиләсе, туганнары янына кайтырга насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев