Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Милләтне үстерүгә өлеш кертү - чын татарлык күрсәткече

Газетабызның дусты, Мәскәү татарлары Штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Татарстанда булганда редакциябезгә кермичә китми. Ел башында татар редакцияләренә үзенчәлекле татарча календарь алып килгән иде, бу юлы Илгизәр Гыйззәтуллинның “Канатлы сүзләр” китабын бүләк итте.

Рөстәм әфәнде “Татарның дәрәҗәсен күтәрергә, татар дөньясын үстерергә кирәк”, - дип җан атып йөри. Аны алда торган халык санын алу аеруча борчый. Шунлыктан әңгәмәбез көзгә булачак җанисәп турында сөйләшәүдән башланып китте.
- Күпләр җанисәп турында оныта башлады кебек. Ә бу - һәр милләт өчен дә мөһим вакыйгаларның берсе. Шуны истә тотып, без “Үз җиремдә-үз телем” дигән китап чыгарабыз. Бу – татар галимнәре, язучы, актер, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең татар халкына мөрәҗәгате. Алар барысы да татарның кем икәнен аңлый һәм татар милләтенең дөньяда нинди урында торганын яхшы белгән шәхесләр. Бу китапны укыган һәркемнең татар мәдәниятенә, аның гореф-гадәтләренә карата фикере үзгәрер һәм җанисәп алдыннан уңай тәэсир ясар дип өметләнәбез. Әлеге китап һәр татарның өстәл китабы булырга тиеш.
Милләт язмышын хәл иткәндә барлык ысулларны кулланырга кирәк. Җанисәп – татар халкы белән эшләргә этәргән бер сәбәп. Дәүләт тә моны аңларга тиеш. Әйтик, Мәскәү татарлары штабы җанисәпкә багышланган 20 видеоязма әзерләде, әйткәнемчә, китап чыгара. Ә китап фикерне үзгәртергә сәләтле. Урысча әйтсәк, ул – “бомба”. Моңа кадәр татарның мондый китап күргәне булмады. Ул җанисәп алдыннан таратылачак.
1 июльдә Казанда “Казан” гранд-отелендә әлеге уникаль басманы тәкъдир итү кичәче була. Шундый ук чараны Чаллыда да оештырырга планлаштырабыз.
– Мәскәүдә татар конгрессы төзисез дип ишеттем. Бу дөресме?
– Әйе, Мәскәүдә татар конгрессы оештырабыз. Ул август аенда эшләп китәр дип уйлыйм. Безнең оешма Бөтендөнья татар конгрессының икенче варианты түгел, гомумән, үз алдына бүтән төрле максат һәм бурычлар билгеләде һәм ул бары тик Мәскәү өчен генә булачак. Дөрес, конгресс төзү Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән килештерелде. Штабка быел 24 ел тулды, шул ел эчендә күп кенә эшләр башкарылды, әмма конгресс бу мөмкинлекләрне тагын да арттырачак. Без дәүләт органнарында эшләүчеләрнең ниһаять үз максатларын аңлауларын телибез. Хәзер җитәкчелек итү заманы түгел, халык белән хезмәттәшлек иткән очракта гына, эшнең нәтиҗәсе булачак.
Икенче төп максатыбыз – милли бәйрәмебез Сабантуй турында фикерне үзгәртү. Бу бәйрәмгә хәзер миллионлаган сум акча тотыла. Халыкка аның акчасы түгел, ә сыйфаты мөһим. Сабан туеның безнең гореф-гадәтләребезне телебезне саклауга файдасы тисен иде. Сабантуй һәр шәһәрдә, һәр авылда, Мәскәүнең һәр паркында үткәрелергә тиеш. Татарга зур мәчетләр дә кирәкми! Кечкенә мәчетләрдә халык белән милләтне, туган телебезне саклау буенча максатчан эш алып бару зарур.
Конгрессның иң зур бурычы – Россиянең төрле төбәкләрен, илебез буенча таралып яшәүче татарларны берләштерү. Елга берничә тапкыр алар Мәскәү, Казан яки Уфада җыелырга тиеш.
Элек Шәүкәт Галиев, Абдулла Алиш кебек балалар язучылары мәктәпләргә йөреп, үз шигырьләрен укыганнар. Мондый очрашулар балаларда мәктәп яшеннән үк татар теленә кызыксыну уятыр иде. Татар халкы телне саклауда башка милләтләргә үрнәк күрсәтергә тиеш. Безнең төп максатыбыз – халык белән эш алып бару. Без ниндидер бер бәйрәмдә һәйкәлгә ике чәчәк салып китү өчен эшләмәячәкбез. Безнең үз уставыбыз булачак. Эшебезне шуның нигезендә алып барачакбыз.
– Сүз дә юк, ниятләрегез изге. Сезнең эшегез халыкка кирәкме соң?
– Без татар халкы аша милләтнең үзаңын үстерү белән шөгыльләнәбез. Нигә мин үзем генә эшләргә тиеш, барысы да хезмәт куйсын принцибына таянабыз. Хәзер татарның җәмгыятьтә тоткан урыны урталыкта, ә безнең максат – аны беренчелеккә чыгару. Киләчәктә татар телендә сөйләшүчеләргә гаҗәпләнеп караячаклар, татар “элита”га әвереләчәк.
90 елдан соң туган татар үзе турында бөтенләй башка фикер йөртәчәк. Ул үзенең җәмгыятьтә тоткан урыны белән дә горурланачак, бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре бөек милләт вәкиле булуы белән мактаначак.
– Рөстәм абый, балаларга татар теленең әһәмиятен ничек аңлатырга соң?
– Беренче чиратта яхшы тәрбия бирү, мәктәпләрдә татар оешмалары булдырырга кирәк. Төрле сыйныфларда укучылар бергә төрле чаралар оештырсыннар, уйнасыннар. Бер-берсе белән аралашсыннар, үзара татарча сөйләшсеннәр. Без аларга:” Син урыс телен урыс халкына караганда яхшырак белергә тиеш түгелсең. Син – татар, димәк сиңа таләпләр зуррак. Син татар дигән бай тарихлы, бөек милләт вәкиле, мөселман, димәк Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр”, - дигән фикерне сеңдерергә тиешбез. Бездә “татарча хыяллану” дигән сүзтезмә бар. Нәрсә соң ул? Бу - җәмгыятьтә хөрмәткә ирешү дигән сүз. Үз планкаңны, урыныңны белергә һәм шуннан аска төшмәскә, киресенчә югары дәрәҗәләргә ирешергә омтылырга кирәк. Бүтән бер милләттә дә мондый таләпләр юк. Татар башкалар кебек 10 сум турында түгел, миллион сум акча эшләү турында хыялланырга тиеш. Шул миллионны ал да, милләтеңә мәдәниятен, матбугатын, мәдәниятен үстерүгә үз өлешеңне керт - бу чын татарлык күрсәткече.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әңгәмә