Минзәлә районы Чулпан авылында күркәм чара - туганнар очрашуы булды
Матур җәйләр җитү белән, ә дөресрәге июнь аеның соңгы шимбәсендә, Минзәлә районы Чулпан авылында күркәм чара – туганнар җыены оештырылды. Ул “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән шигаре астында узды.
Бу көнне шагыйрьләргә илһам бирерлек, җырларда мактап кына җырларлык гүзәл табигате, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган олы матур агачлары белән дан тоткан Чулпан авылына Татарстаныбызның төрле төбәкләрендә яшәүче туганнарыбыз бик теләп, җыелып кайталар. Мондый матур очрашуыбыз күркәм традициягә әйләнә бара. Агымдагы елда да шулай очрашып, үлгән әби-бабайларыбызның рухларына догалар укытып, еракта яшәгән туганнар белән җыелып, ямьле итеп гапьләшеп, очрашу үткәргән идек.
Кеше язмышлары – очар кошлар язмышына тиң. Бер туфракта аунап үскән, туган авыл күкрәгеннән типкән елга-суларын эчкән, бер сукмактан атлап киткән авыл балалары вакыт җиткәч тә таралыша. Инде туган авылына кунак булып кына кайталар. Эчәр сулар, җыяр ризык читтә булганга бергә очрашып күрешүләр дә сирәк була шул. Ә туганнар бергә җыелгач, сөйли-сөйли сүз бетми, хатирәләр яңара, яңадан сабый вакытларыңа әйләнеп кайткандай буласың. Мондый туганнар белән очрашу бәйрәме, шөкер, бөтенебезне үзенә җыя, очраштыра, үткәннәр хакында җылы хисләр белән искә алырга мөмкинлек бирә.
Очрашу, гадәттәгечә, Чулпан авылының зират каршында башлана. Менә быел да, иң беренче чиратта, мәңгелек йорт янында Наратлы Кичү авылы мулласы барлык үлгән әби-бабайларыбыз, апа-абыйларыбыз рухына дога укыды, Коръән чыкты. Барыбыз да тын да алмыйча аны тыңладык. Бу урында бөтенебезне җыеп, очрашу үткәрергә дигән максат белән йөрүче туганыбыз – Түбән Камада гомер итүче Ирек Хафизов турында әйтеп үтәргә кирәк. “Туганнар, бер-беребезне онытмыйк, аралашып яшик. Теге яки бу сәбәпләр аркасында арабыздан иртә киткән туганнарыбыз, әби-бабайларыбызның рухына шулай догалар укытыйк. Аллаһыга мең шөкер, менә яныбызда балаларыбыз, яраткан оныкларыбыз бар. Алар да бер-берсен белсеннәр. Туганлык җепләре бары тик ныгысын гына”, – дигән матур сүзләрен җиткерде. Соңыннан бөтенебез дә җыелып, зиратка юл тоттык.
Шунысы сөендерә: каберлекләрнең өсләре чиста, пөхтә. Туганнар кайталар, җыештыралар – монысы да шатландыра. Каберлекләр өсләрендә матур чәчәкләр утыртылган, чардуганнар матур итеп буялган – боларның барысы да игътибарны шундук җәлеп итеп тора. Эчкә үткәч, иң беренче итеп 1944 елның июнь аенда Белоруссия Республикасы Бобруйский районы Могилев өлкәсе Сычково авылында геройларча һәлак булган туганыбыз – Тимербик Хафиз улы Ибатуллин янына килдек. Ул Чулпан авылында 1925 елда туып-үскән, Минзәләдән сугышка киткән. Шуны да әйтеп үтәсем килә: Тимербик абыебыз ерак Белоруссия Республикасында Герой туганнар каберлегендә күмелгән. 2012 елда абыйлы-энеле Рифат белән Рафак Ибатуллиннар шул якларга барып, 2000 км араны узып, туганыбыз күмелгән каберлекне табып, аннан бер уч туфрак алып, шуны Татарстаныбызга алып кайтканнар иде. Шушы туфракны Тимербик абыйның әти-әнисе Хафиз һәм Шәрифҗамал Ибатуллиннар каберлегенә күмгәннәр иде. Бу вакытта да туганнар белән очрашып, Герой туганыбызны искә алып, матур гына бәйрәм ясаган идек. Менә быел да, иң беренче итеп, алар янына килдек. Герой туганыбызның батырлыгын искә төшердек.
1941 елда, әле яңа гына 16 яшен тутырган Тимербик абыебыз сугышка үз теләге белән китә. Кайда гына сугышырга туры килми, сугышның иң дәһшәтле якларын – гомумән, барысын да күрергә туры килә аңа. Бөек Ватан сугышы елларында илебез халкы искиткеч авыр сынаулар узган бит. Икътисадый яктан ныгып бетмәгән дәүләткә, барлык тыныч эшләрне ташлап, яңадан сугышка керергә туры килә. Һәм барлык милләт халыклары бердәм булып фашизмга каршы көрәшкә күтәреләләр. Кайгы уртак, хәсрәт бер, моны аңлаган һәр намуслы кеше Ватан каршында үз бурычын тирәнтен аңлый, бер йодрыкка үз көчен туплый. Абыебыз Тимербик Ибатуллин да бар көчен Туган ил өчен, әти-әнисе, туганнарының бәйсезлеге өчен көрәшкә юнәлдерә. Шундый каты бәрелешләр вакытында, 1944 елда, инде сугыш бетәргә 1 ел гына калганда, үзенең танкы эчендә вафат була Тимербик абыебыз. Ул үлгәннән соң Бөек Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнә.
Зират эчендә дә туганыбызның батырлыкларын искә алдык. Хәзрәтебез исә: “7 буын туганнарны белү, алар рухын шатландыру, догалар укыту – изге гамәл ул”, – дип, бер кат бөтенебезгә дә матур сүзләрен җиткерде. Аеруча да туганыбыз Рөстәм Хафизов сөйләгән истәлекләрне тыңлау күңелле булды. Ул үзенең Чулпан авылы белән бәйле хатирәләрен бәйнә-бәйнә сөйләде, җыелган халыкны көлдертте дә, елатты да, уйландырырга да мәҗбүр итте.
Соңыннан исә барыбыз да абыйлы-энеле Әнвәр белән Хәниф Әбүзәр уллары Ибатуллиннар каберлекләре янына килдек. Алар өстенә матур чардуганны Ирек абыебыз Хафизов быел гына урнаштырган иде. Моны күргән сеңелләре Клара Петрова (Ибатуллина) күз яшьләрен тыя алмады. “Туганнар! Зинһар сүз әйтим. Моны бит мин белмәгән дә идем! Абыйларым өстен ничек матур итеп ясап куйгансыз. Үз көчләрем белән генә башкарып чыга торган эш түгел иде бу. Берүк Ходай Тәгалә барыгызга да исәнлек-саулык, озын гомер насыйп итсен. Бәхетле гомер кичерегез”, – дип, үкси-үкси сүз әйтте Клара апа. Чыннан да, бу аның өчен көтелмәгән бер вакыйга булды. Соңыннан барыбыз да белгән догаларыбызны укыдык, вакытсыз вафат булган туганнарыбызның рухы берук шат булса иде дип, теләкләр теләдек.
Хәзрәт әле озак кына зираттан чыга алмады. Һәрберебез аның янына килеп, әби-бабайларыбызга догалар укыттык. Шушы Чулпан зиратында әтием ягыннан әби-бабай да җирләнгән минем. Раббани бабай белән Нурдидә әби бергә яталар, каберләре дә бер рәттә. Шундый олы йөрәкле, мәрхәмәтле балалар, оныкларыбыз бар дип, шатланып яталардыр алар...
Аннары исә бөтенебез дә элек мәктәп булган бер аланга җыелдык. Монда барча туганнар табыннар артына утырып, тагын бер кат рәхәтләнеп сөйләшеп, хатирәләр белән уртаклашып утырдык. Әти-әниләр исән-сау, Татарстанның төрле төбәкләреннән, шул исәптән Чаллыдан, Түбән Кама, Актаныш, Минзәлә, Казан, хәтта Мәскәүдән җыелган туганнар янәшәдә. Бөтенесе дә умарта күче кебек гөж киләләр – бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләшәләр. Ә яныбызда гына матур табигатьле Чулпаныбызда балаларыбыз йөгереп йөри. Шушы бәхет була түгелме соң?!
Без туган җир, туган авыл дип еш кабатлыйбыз, шулай сөйләшәбез. Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бит бу сүзләр. Һәркемнең газиз туган йорты, нигез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары да күп була. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, туган якның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Мондый очрашуларыбызны кечкенәдән үк балалар күреп үсә. Шундый бәйрәмнәребез алга таба да дәвам итсен иде дигән теләктә каласы килә.
Гөлия ИБАТУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев