12 июль 2021 яңалыклары
-
"Калфаклы бәйге" фотоконкурсы хатын-кызлары өчен тавыш бирү башланды
Хөрмәтле туташ-ханымнар! "Шәһри Чаллы" газетасы бүгеннән "Калфаклы бәйге" дип исемләнгән өр-яңа бәйгегә старт бирә. Катнашучылар өчен һәр 24 сәгать үткән саен тавыш бирергә була.
-
Drone Team Чаллы проекты Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында грант отты
Чаллы проекты Drone Team #Гренада Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында грант отты.
-
Икенчел чимал кабул итү пунктларының схемасы һәм куркыныч калдыклар өчен контейнерлар Чаллыда кайда урнашкан?
Чаллыда товарларны һәм төргәкләрне файдаланудан калдыкларны аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырылган.
-
Наил Мәһдиев: «Укучының БДИда югары күрсәткече - ата-аналар һәм укытучылар эшенең гомуми нәтиҗәсе"
Быел Яр Чаллыда мәктәпне 5082 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 2003 унберенче сыйныф укучысы тәмамлаган. Мәктәп укучыларының уку нәтиҗәләренең гомуми күрсәткече – республика буенча иң югарылардан. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов аппарат киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, 249 тугызынчы сыйныф укучысы 5ле билгеләре генә булган аттестат алган.
-
Энтузиастлар бульварында чаллылылар өчен пленэр рәсем сәнгате буенча мастер-класс уздыралар
Яр Чаллы картиналар галереясендә 13 июльгә кадәр яшь рәссам Руслан Ибраһимовның "Передвижка" уникаль проекты уза.
-
84 меңнән артык чаллылы COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын алды
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонент белән 84 391 кеше прививка ясаткан, икенче компонент белән – 51 996.
-
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 % тәшкил итә
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 573 граждан теркәлгән. Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе – 0,56 %, республикада – 0,97 %. «Россиядә эш» кадрлар үзәгенә ел башыннан бирле 7 138 кеше мөрәҗәгать итте. Әлеге мәгълүматларны кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.
-
Чаллының иске өлешендә опрессовкадан соң кайнар су бирүне яңарттылар
Ялларда, 10 һәм 11 июль көннәрендә, Чаллы җылылык челтәрләре Сидоровка, ГЭС, ЗЯБ бистәләре йортларында кайнар су бирүләрен яңарттылар, шулай ук Мәләкәс аръягындагы 20, 21, 22 комплексларга да кайнар су бирелде.
-
Вакцина ясатырга тиешләр
Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев коронавирус белән авырган берәр кешесе булган 30га якын предприятие өчен карар кабул итте. “Бу коллективларда бер ай эчендә бөтен хезмәткәргә вакцина ясатылырга тиеш”, - диде ул дүшәмбе киңәшмәсендә.
-
Чаллыда кран аву нәтиҗәсендә кранчы хатын-кыз үлгәннән соң җинаять эше кузгатылды
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
-
Чаллы янындагы ипподромда квадроцикл тимер киртәгә килеп бәрелгән, йөртүчесе үлгән
Хәзерге вакытта авариянең нечкәлекләрен ачыклыйлар.
-
Минзәлә районы Чулпан авылында күркәм чара - туганнар очрашуы булды
Матур җәйләр җитү белән, ә дөресрәге июнь аеның соңгы шимбәсендә, Минзәлә районы Чулпан авылында күркәм чара – туганнар җыены оештырылды. Ул “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән шигаре астында узды.
-
Чаллыда көчле җил аркасында биек кран ауды, кранчы хатын-кыз һәлак булды
Ауган кран төзелеш мәйданчыгындагы коймаларны да җимергән.
-
12 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
12 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак.