Мәрьям, баласын калдырып, өстендәге халаттан гына кайтты да китте
– Балаң кайда? – диде ул, бик усал итеп. Мәрьям башын иеп тора бирде. – Балаң кайда дим сиңа. – Шулчак чыбыркы, чыҗлап, битен ярып җибәрде. Аннан тагын-тагын, башына, чәч араларына, аркасына, кай җиренә туры килсә, шунда чыбыркы камчылады.
Зифа Кадыйрованың яңа китабының геройлары кемнәр?
Халыкның яраткан язучысы Зифа Кадыйрованың «Урланган яшьлек» китабыннан өзек.
... Мәрьямнең үткәннәре – кара урман, сөйләп тә бетерерлек түгел. Бәлки барысын да онытыргадыр, кемгә кирәк аның үткәне. Онытырга, барысын да онытырга иде дә бит, булмас шул, сорарлар. Ничек кенә тырышмады ул барсын да хәтереннән сызып ташларга, онытылмый, еш кына төннәрен куркуыннан торып утыра. Чыбыркы шартлаган тавыш колагыннан китми. Ни гаебе бар иде соң аның? Мәхәббәт корбаны дияр идең, әле ул мәхәббәтне аңлап та, татып та өлгермәде. Гөмбәгә барган җиреннән харап булып кайтты.
... Каенлыкка гөмбәгә менгән иде, көтмәгәндә каршысына шул шабашник әрмән егете килеп чыкты. Мәрьям ни аларча, ни русча юньләп белми, ә ул сөйли дә, сөйли, аннан кочаклый ук башлады. Әллә көчләде, әллә матур күзләр алдында Мәрьям үзе каршы тора алмады, хәзер инде ачык кына хәтерләми дә. Ул бит ата-анасының куенында иркә генә үскән бала иде. Кем күргән дә кем белгән? Әрмән калдыгы дигән исем кемнән таралды? Кем дә булса карап торган була түгелме соң? Ничек кенә булмасын, шул каенлыктан башланды бар кайгысы. Корсагы беленә башлагач, аңа авылда көн бетте, хәтта әтисе белән әнисенең дә күзен ачтырмадылар. Моңа чаклы гел көлешеп, сөешеп яшәгән өйдә мәет чыккан кебек тынлык урнашты. Бала табу йортында да һәрберсе аңа чирканып карадылар. Бер ачы теллесе, Мәрьям ишетерлек итеп, шулай, безнең сельсовет кызына татарлар гына ярамый, әрмәннәр кирәк булган уйнаш итәргә, оятсыз, җирбит, дип кычкырды. Хәсрәттән башы каткан Мәрьям, баласын калдырып, өстендәге халаттан гына кайтты да китте. Сигез чакырым юлны атлады да, атлады. Капкадан кайтып кергәндә әтисе ат җигеп маташа иде.
– Балаң кайда? – диде ул, бик усал итеп. Мәрьям башын иеп тора бирде. – Балаң кайда дим сиңа. – Шулчак чыбыркы, чыҗлап, битен ярып җибәрде. Аннан тагын-тагын, башына, чәч араларына, аркасына, кай җиренә туры килсә, шунда чыбыркы камчылады. Күрешеләре Кыям күреп кермәгән булса, әтисе үтергән булыр иде. Мәрьям бу көнне исенә төшергән саен, шунда үлгән генә булсам, хуҗасыз эт шикелле гомер кичермәс идем, дип уйлады. Әтисенең кулыннан ычкынгач, кая барганын да, нишләгәнен дә белмичә, урман-чатырман арасыннан чапты да чапты, берничә кат егылды, тагын торды, һаман чабуында булды. Бөтен җиреннән кан акты, шул вакыт берәресе күргән булса, коты алынып качкан булыр иде. Бер яланга килеп чыккач, Мәрьям, хәле бетеп җиргә егылды, күзләрен йомды. Аның яңадан торып йөгерергә хәле дә, теләге дә юк иде. Башыннан бетте, барысы да бетте дигән уй гына йөгереп үтте. Май азагы, чәчәкләрнең уянып, таҗларын ачкан чагы. Җил исеп, чәчкә дулкыны белән уйный. Чәчәкләр, иелеп-бөгелеп, унҗиде яшьлек тапталган чәчәкне ничек юатырга белмиләр, искән җил аның канлы яраларын үбә. Мәрьям исән калган күзе белән күктә ялтыраган айга карап ята бирде, ә ул әле бер, әле өч булып күренде. Аны монда беркем дә тапмаячак, беркем дә рәнҗетмәячәк... Шушы айлы төндә якты дөньядан китеп барса да, беркем елап озатмаячак...
(Дәвамын күзәтеп барыгыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев