Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Намазлы кешегә хәмерле мәҗлескә барырга ярыймы?

Соңгы елларда аракысыз туй һәм юбилей мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әйләнеп бара. Әмма ислам кануннары буенча яшәмәүчеләр дә очрый бит. Намаз укыган кешегә спиртлы эчемлекләр кулланылган мәҗлесләрдә катнашу килешә торган гамәл булмаса да, чакыручының шатлыгын урталашу, аның кәефен төшермәү өчен булса да, барырга ярыймы?

Динебез һәртөрле хәмер эчемлекләр куллануны катгый тыя, чөнки аларны эчеп, кеше акылын югалта, сәламәтлегенә зыян китерә. Аллаһы Тәгалә хәмернең зарары турында болай дигән: «Әй, иман китергән кешеләр! Хәмер (исертә торган һәрбер нәрсә), азгын уеннар, сыннарга гыйбадәт кылу, фал ачтыру, ырымланган уклар белән шобага салу - шайтан гамәлләредер, шакшылыктыр, мондыйлардан ерак торыгыз: бәхеткә ирешерсез. Исерткеч аша һәм азгын уеннар белән, шайтан арагызда үч орлыкларын, дошманлык чәчә; Аллаһны искә төшерүдән вә намаздан биздерергә тели. Сез бу эшләрдән ваз кичә алырсызмы икән?» («Маидә» сүрәсе, 90-91нче аятьләр).

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Исертә торган нәрсәләрдән ерак булыгыз! Шик юктыр ки, ул - һәрбер явызлыкның ачкычы», - дигән (Суюти «Җәмиг әс-сәгыйрь»).
Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән: «Аллаһы Тәгаләгә һәм Кыямәт көненә ышанган кеше (үзе эчмәсә дә) хәмер булган табынга утырмасын" (Тирмизи).

Шушы хәдисләрдән күренгәнчә, мөселман кешесенә хәмерле мәҗлесләрдә катнашырга ярамый. Әгәр туган-тумачалар, дуслар, күрше-күләннәр шундый мәҗлескә чакырсалар, аларның күңелләрен төшермәс өчен, бер бүләк әзерләп, чакырылган җиргә барырга мөмкин. Мәҗлеснең хуҗасына бүләкне биреп, изге теләкләр теләп, аның өчен дога кылып, кайтып китәргә кирәк. Бәлки, Аллаһның рәхмәте белән, шундый күркәм мөнәсәбәт һәм изге дога нәтиҗәсендә, ул кардәшебез гөнаһысын аңлап, тәүбә итәр. Аллаһ барчабыздан разый булса иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз

2
X