Равил Галиев: «Башка беркем мондый булмас инде...»
Чаллыда Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның 60 яшьлек юбилеена багышланган искә алу концерты узды.
Татарстанның халык артисты, 6 тапкыр «Алтын барс» премиясе лауреаты Резидә Шәрәфиеваның тууына 2026 елның 10 январында 60 яшь тулды. Тик узган елның 19 июлендә яман шеш аркасында ул вафат булды. Планлаштырган юбилеен үткәрә алмады. Шунлыктан аның иҗатташ дуслары искә алу концертлары оештырды. Бу концертлар Казанда һәм Чаллыда гөрләп узды.
Резидәнең иҗатына канат куйган Чаллы тамашачысы зал тутырып килде. Алар арасында шәһәр мэры киңәшчесе Рамил Хәлимов, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев тә бар иде.

«Резидә Шәрәфиева - талант иясе, зур дәрәҗәләргә ирешкән популяр артистыбыз. Ләкин ул бер кайчан да «йолдыз» чире белән авырмады. «Без шундый-шундый чара уздырабыз. Килеп җырлый алмассыңмы?» – дигәч, үзенең затлы чыгышы белән бизәп китә иде», – диде Рамил Мәрван улы.
Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев Резидәне искә алу кичәсенә зал тутырып килгән тамашачыларга рәхмәт әйтте. Җитәкчеләр җырчының әнисе Рәйхана апага чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Залдагылар исә аны басып алкышлады.
Концерт җырчы -композитор Гөлназ Закирова башкаруындагы «Рәхмәт тормыш» җыры белән башланып китте. Бу - Резидә Шәрәфиеваның тормышны, иҗатны, тамашачыларны яратып яшәвен чагылдырган җыр. Исән-сау булса, юбилей концертын һичшиксез шул җыры белән башлар иде ул.
Сәхнәгә Резидә үзе чыгар төсле...
Сәхнәдә артистлар чиратлашып, иҗатташ дуслары Резидә Шәрәфиева репертуарыннан җыр башкарды.

Концертның сценарий авторы һәм режиссеры, Резидәнең якын дусты Раил Рамазанов җырларны (Равил Галиев белән бергә) җырчыларга туры килерлек итеп сайлаган иде. Шул ук вакытта экранда кабатланмас, үзенә генә хас моңлы, стильле, тугры дус Резидә үзе дә балкыды… "Артист тормышы җиңел түгел. Әмма ул авырлыкларны күрмәсәм, тамашачыларым мине кабул итмәгән булса, бу дәрәҗәгә ирешә алмас идем», – диде ул видеоязма аша.
Концертта Башкортостанның халык артистлары Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар да чыгыш ясады. Фәридә ханым Резидә белән танышуларын искә төшереп: «Без «Сердәш» ансамбле җитәкчесе - композитор Ринат Гобәйдуллин белән дус булып яшәдек. Берсендә ул: «Сердәш»кә бер хатын-кыз, бер ир-ат җырчы алдым. Берсе Равил Галиев, икенчесе Резидә Шәрәфиева», – диде. Мин: «Эх, бу җырчыларны кайчан күрербез икән», – дидем. Бер мәлне Казанга барганда радиодан Резидә Шәрәфиева җырын ишеттем. Үзенчәлекле, кабатланмас тавыш... Бик ошады. Аннары без аңа үзебезнең иҗат җимешләрен бирдек. Җырларның авторы - Роберт Тимербаев», – дип, хәләленең Резидәгә дип язган «Бер тутырып карадың», – җырын башкарды Фәридә ханым.
Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Фәридә-Алсу дуэты, Раяз Фасыйхов, Рәсим Низамов, Бәширә Насыйрова; атказанган артистлар Гөлдания Хәйруллина, Сиринә Зәйнетдинова, Ләйсән Мәхмүтова, Инзилә Сәлимова, җырчылар – Зәринә Хәсәншина, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Илзирә, автор-башкаручы Гайфулла Авзалов Резидә репертуарындагы җырларны күңелләрне айкарлык итеп башкардылар. Бу исемлектәге сәхнә осталарының өчесе аеруча игътибарны җәлеп итте: Ләйсән Мәхмүтова артистлык сыйфатлары белән өстен булды. Раяз Фасыйхов вокаль яктан көчле иде. Кайчандыр Резидәгә биргән җырын гитара белән уйнап башкарган Гайфулла Авзалов та үзен кабат тамашачыга гашыйк иттерде.
«Режиссер Раил Рамазанов җырларны җырчыларның эчке халәтенә туры килерлек итеп бүлгән. Видеолар да күп... Җырларны тыңлагач, күңелләр айкала. Җаннар тетрәнә. Билгеле инде, Резидәбез җитми... Сагынабыз. Һәр җырны тыңлаганнан соң, сәхнәгә кадерлебез үзе чыгар төсле. Рухы шат булып, җәннәттә: «Иҗатташ дусларым, тамашачыларым мине онытмыйлар дип, сөенеп ятсын. Ул җырлары белән халык күңелендә яшәячәк», – диде шәһәрдәшебез Ләйсән Насретдинова.
Резидә «Туганнарыма» дип, махсус яздырткан булган
Резидә Шәрәфиева репертуарындагы җырчы-композитор Ринас Әхмәтовның җырлары аерым урын били. Тамашачы да аларны үзгә бер җылылык белән кабул итте. Резидә яздырган соңгы «Бусага» җыры да шундыйлардан. Экраннан Резидәне күреп, сәхнәдә Сиринә Зәйнетдинова моңын тыңлап күпләр күз яшьләрен тыя алмады.

Кичәдә яңгыраганча, Резидә дус, туганнары өчен юбилеенда җырларга дип, Ринастан «Туганнарым» җырын яздырткан булган. Тик Аллаһы Тәгалә аны үз хозурына алды. Шунлыктан, җырны юбилейдагы тамашачыларга җиткерә алмады. Бу вазифаны Ринас Әхмәтов белән Резидәнең сеңелесе Дилбәр Шәрәфиева үтәде.
Кичәдә Габдразак Мингалиевның «Зәңгәр күл» җырына беренче тапкыр клип күрсәтелде. Язгач та, автор: «Бу җырымны фәкать Резидә Шәрәфиева гына башкара алачак», – дигән булган. Кызганыч, клипны Резидә дә, Габдразак Мингалиев та күрә алмады. Клип һәм җыр алар рухына дога булып барып ирешсен.
«Резидә апаны сагындым, әтине кызгандым»
Татарстанның халык артисты Равил Галиевны Резидәдән башка сәхнәдә күрергә ияләшү авыр. Иҗатта ятим калган Равилга бик кыен. Йөзе моңсу, күзләреннән яшьләре чыгам-чыгам дип тора. Ә Ландыш белән Равилнең кызы Әминә концертның башыннан ахырына кадәр елады. Ул да Резидә апасын сагына…

«Без - абыем Сәйдәш белән сәхнә артында үскән балалар. Резидә апа безнең өчен кадерле кеше булды. Әти белән 30 ел бергә эшләделәр. Резидә апаның һәр җырын беләм. Алар татар эстрадасында беренчеләрдән булып профессиональ дәрәҗәдә дуэтлар башкардылар. Һәрберсе тамашачылар күңелендә урын алды. Әтием 30 ел бергә эшләгән хезмәттәшен, дустын югалтты. Мин Резидә апаны сагынып, әтиемне (аның урынына үземне куеп) кызганып еладым. Әти ятим калды. Бер елда ике баласын югалткан Рәйхана апа да кызганыч. Безгә бик авыр, ә ул экраннан кызын күргән саен, үлеп тереләдер. Аллаһ ярдәм бирсен аңарга», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты биюче-укытучы Әминә Галиева.
– Резидә сезнең белән бу очрашуны зарыгып көтте. Очрашу тормышка ашты, әлбәттә... Тик аның үзеннән башка гына. Резидәне күңел түребездә саклыйк. Аның иҗатының ни дәрәҗәдә тирән, матур һәм мәгънәле икәнлегенә сез бүген тагын бер кат инандыгыз. Бәлки кемнәрдер Резидәне яңадан, кабаттан ачкандыр. «Карале, мин болай ук дип уйламаган идем. Нинди җырлары, нинди көчле шәхес булган», - дип нәтиҗә ясагандыр. Ул чыннан да шулай иде. Резидә тормышны яратты, һәрвакыт хәрәкәттә булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр планнар корып, киләчәккә өмет белән яшәде. Шундый матур, көчле, иҗатка, тормышка гашыйк Резидә булып арабыздан китеп тә барды. Безнең иҗатыбызны яратканыгыз, Резидәне яратып килгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Рәйхана апа, сезгә аерым бик зур рәхмәт. 30 ел дәвамында без Резидә белән иҗат иткәндә, мине үз улыгыздай якын күрдегез. Аллаһы Тәгалә сиңа хәерле гомреләр бирсен, синең әле эшләрең күп. Сәламәт булып, оныкларыгызның уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын, – диде Равил Галиев.
Җырчы тамашачыларга сюрприз әзерләгән иде. "Резидәнең юбилеенда аңа багышлап җыр башкарасым килгән иде. Альбина Бәширова иҗат иткән җыр текстын Ринаска көй язарга җибәрдем. Ул: «Резидә апаның фотосын каршыма куйдым да, шундый көй туды», – дип миңа шунда ук тыңлатырга җибәрде. Мин җырны тыңладым да: «Ринас, мин бит шушы җырны көттем», – дидем. Уйларымны, күңелемне белеп, аңлап шагыйрә шундый шигырь язган. Әнә шулай "Башка беркем мондый булмас инде...» – дип аталган иҗат җимеше туды», – диде Равил әфәнде. Аны тыңлаганда күпләргә "каз тәннәре» чыккандыр, мөгаен.
«Кызымны хөрмәт иткәнегез өчен рәхмәт»
Резидә белән Равил төркемендә озак еллар алып баручы булып эшләгән Илфат Әскәров Резидәнең әнисе Рәйхана апа белән килене Лилияне сәхнәгә чакыргач, зал кабат көчле алкышларга күмелде. Рәйхана апа бик авырлык белән, яшь аралаш чыгыш ясады.

«Резидә кызымның хөрмәт итеп килгән, яраткан тамашачыларыбыз, сезгә бик зур рәхмәт. Барыгызга да мул тормыш, балалар шатлыгы телим. Минем баламны хөрмәт иттегез. Аның моңлы, мәгънәле җырларын тыңларга һәрвакыт заллар тутырып килдегез. Шулай итеп аңа көч-куәт бирдегез. Шушы кичәне оештыручыларга, җитәкчеләргә һәм Резидәмне иҗатташ дусларына рәхмәт. Барчагызга да сәламәтлек, илләребезгә тынычлык телим», – диде ул.
Лилия Шәрәфиева да югары дәрәҗәдә оештырылгае кичә өчен сценарий авторы һәм режиссер Раил Рамазановка рәхмәт белдерде. «Мондый чаралар булып, Резидәнең җырлары яңгырап торса, яраткан җырчыбыз халык күңеленнән беркайчан да китмәс», – диде ул.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев