Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Равил Галиев Резидә Шәрәфиеваны соңгы тапкыр күрүе турында сөйләде

Резидә елый-елый нәрсә турында әйткән?

Татарстанның халык артисты Равил Галиев ТНВ каналының «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында иҗатташ дусты Резидә Шәрәфиева турында хәтирәләрен сөйләде. 

«Резидә белән беренче очрашуым «КАМАЗ» мәдәният сараенда булды. 1993 елда биредә артистлар «Татар җыры» бәйгесенә әзерләнәләр иде. Мин барганда бәрәү калын тавыш белән моңлы  итеп  «Гөлҗамал»ны җырлый. Мин бу ир-атмы, хатын-кызмы дип гаҗәпләндем. Җыр беткәч, сәхнә артыннан бер матур кыз килеп чыкты. Бу Резидә иде. Без шуннан танышып киттек. Аннары мин аны «Сердәш» ансамбленә чакырдым. Аның җитәкчесе Ринат Гобәйдуллин: «Сезгә мөстәкыйль рәвештә эшләргә вакыт дигәч, без Резидә белән «Хыял» ансмабле оештырдык. Безнең дуслык 30 елга дәвам  итте. Аның китүе минем өчен бик авыр», – диде. 

Җырчы дусты белән соңгы тапкыр, Резидәнең вафатына бер атна калгач очрашкан.

– Сеңелесе Дилбәр: «Равил киләм дигән иде» дип әйтә дип, СМС җибәргәч, икенче көнне үк киттем. Резидә мин барганда тезләрен кочаклап, Габдулла Тукай шикелле утыра иде. Ябыккан, бәләкәйләнеп калган. Әмма күзләре яна иде. «Ике көн генә ашый башладым. Карабодай боткасы ашадым. Тәмлелеген белсәң.  Үткәндә ашарга кирәк», –  дип елый-елый сөйләде. Ул чакта аның үлем турында фикер уенда да юк иде. 60 яшьлек юбилее турында сөйләштек. Артистлар белән сөйләшенгән, сценариеын яздым, барсы да уйланылган. Бергәләп уздырыйк инде», – диде. 

Кызганыч, аның рухына туры килә торган «Туганнар» җырын чыгара алмый калды. Юбилееенда бәлки аны сеңелесе Дилбәр җырлар…

Без аның белән елмаеп саубуллаштык. Ул 19 июльдә  тормышны яратып,  бернинди үкенүләрсез (һәрхәлдә йөзенә чыгармады) китеп барды. Көчле рухлы, үзенә ышанучан, якты кеше иде... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

6

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту Равил Галиев Резидә Шәрәфиева