Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Су астында калган авыл кызы

Тукай районының Боерган авылында искиткеч матур чара – китап бәйрәме үтте. Районда туып-үскән, күп еллар «Якты юл» газетасында, «Чаллы ТВ»да, «Шәһри Чаллы» редакциясендә эшләгән, бүген Чаллыда яшәүче шагыйрә Рәзинә Насыйбуллинаның «Зәңгәр Ыгым хыялымда» дигән күләмле китабы басылып чыкты. Бәйрәм дә шул уңайдан оештырылды.

Авылны сагыну, җирсү үтми

Ни өчен нәкъ менә Боерган авылында дисезме? Чөнки шагыйрәнең туган төбәге – Ык куенына сыенып утырган балыклы, җиләк-җимешле, искиткеч гүзәл табигатьле Чебенле авылы урыныннан куптарылгач, аның халкы шушы авыл канаты астына сыенды. Зур төзелеш вакытында су басу зонасына керәчәк дип, 1975 елда ук бу авылны юкка чыгардылар. Чебенлеләрнең күпчелеге Боерганга күчсә, башка шәһәр-авылларга китүчеләр дә шактый булды. Ата-бабалар нигезе карга оясыдай туздырылды, буш нигезләргә әрнү-сагыш эленеп калды. Авылның күчүе кирәк булып чыкмады. Аның урынын хәзер әрем, кычыткан басты. Шагыйрәнең беренче китабын «Әрем исе» дип атавы да юкка түгел. Сагыналар чебенлеләр кендек каны тамган туган җирләрен. Шул хис авылдашларны һәр җәйдә менә ничә еллар инде авыл нигезенә Хәтер көненә дәшеп кайтара.

Күпме еллар узган. Ә туган авылны сагыну, җирсү үтми. Рәзинә Насыйбуллинаның бу китабын тәкъдир итү кичәсенә дә авылдашлары зал тутырып җыелганнар. Китаптагы поэмалар, шигырь-җырларның күбесе Чебенлегә, Ык суында коенып үскән ваемсыз балачакка, авылның тырыш кешеләренә багышланган бит.

Авылның китапханә мөдире, гомерен мәдәният хезмәтенә багышлаган Флүзә Сәлимова шигърият бәйрәмен җепкә тезгәндәй итеп алып барды. Бәйрәмне авылда күп еллар эшләп килүче, районда гына түгел, республикада танылган «Яран гөл» фольклор ансамбле Рәзинә Насыйбуллинаның «Кып-кызыл җәй иде» поэмасыннан өзек белән башлап җибәрде. Истәлекләрне барлый торган, хисләр ташкынын чагылдыручы бай күренеш: милли киемдәге кызлар чигү чигә, йон эрли, егетләр сүс талкый. Чебенле егете Сәетнур Мөхәммәтшин озын поэманы яттан сөйләп сокландырды. Менә бит нинди милли җанлы кешеләребез, рухи байлыгыбыз бар. «Халык хәтерен китап саклар» дигән бик мәгънәле сүзләр дә язып куелган иде мәдәният йорты диварына. Хак сүзләр, менә мондый «тере» чаралар бик кирәк шул.

Сәхнәдә – шагыйрә үзе 

«Чебенлем – йөрәк сагышы» дигән шигырен ул дулкынланып күз яше аша сөйли. Хисләр тәңгәл килгәнгәдер, залда тирән тынлык. Кемдер күз яшен сөртеп ала. Ул да булмый, сәхнәгә шушы төбәкнең сәхнә йолдызы җырчы Айзирә Әхмәтханова чыга. Әтисе Рөстәм Әхмәтхановның Рәзинә Насыйбуллина сүзләренә язган «Сагыну» җырын суза. Чебенлеләрнең сагыну хисе, сагышлары аның көенә, моңлы тавышына сарылып бара. Рөстәм әфәнде көйләр язу белән бергә бик оста җырчы да. Бүген дә баянда уйнап «Сагышлану» җырын башкарды.

Кунаклар – затлы шәхесләр

Кичә шулай дустанә баргангадыр, бәйрәм кунаклары да үзләрен нәкъ менә залда барган вакыйгалар эчендә кайнагандай хис иттеләр. Ә кунакларыбыз затлы шәхесләр иде. Чаллы язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин Рәзинәнең иҗатына югары бәя бирде, көлдереп тә алды, рәхәтләнеп кешеләр белән аралашты. Аның авыл җанлы булуы, авыл тормышын аңлавы ихлас әңгәмәсеннән сизелеп торды. Милләтебезнең мәшһүр кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, сүз остасы Гөлзада Рзаеваның беренче генә килүе түгел, яраталар аны монда. Ул кешеләр белән рәхәтләнеп аралашты, биредә күргәннәре, ишеткәннәре аның сәхнә хезмәтендә кирәк булыр әле. Гөлзада үзе белән бик кадерле күчтәнәч – җырчылар да алып килгән. Танылган җырчы Илсөя Зарипова Рәзинә Насыйбуллинаның «Киек казлар» шигыренә Рубис Зарипов язган җырны күңелләрне тетрәндерерлек итеп башкарды. Залдагылар Зөлфия Җиһан башкарган «Сөюнең дә була алтын көзе», автор-башкаручы Анна Гыйльметдинованың «Син ашыктың – мин соңладым», Лилия Шәймөхәммәтова башкаруында «Сагынгансың, әнкәй», «Моңлы чишмә» ансамбле солисты Инзилә Сәлимованың «Хәбәр көтәм үткәннән» җырларын зал яратып кабул итте.
Тукай районы мәдәният бүлеге башлыгы Рашат Фәезханов та Рәзинә Насыйбуллинага матр теләкләрен җиткерде, иҗатында уңышлар теләде. 

Җир улларына багышлана

Алып баручы сәхнәгә шагыйрәнең авылдаш егетләрен, сыйныфташларын чакыра. «Авылны яшәтүче, иген үстерүче җир улларын чакырам», – диюгә инде олыгаеп бара торган, әмма буыннар ныклыгы, яшәү дәрте әллә кайдан күренеп торган ир-егетләр чыгып тезелә. Рәзинәнең «Җир улына», «Басуларым», «Сабан туен җирсеп көтәбез», «Чебенлем – гөлләр илем», «Туган авылым – мәңге үтмәс сагышым» шигырьләре нәкъ менә шушы җир улларын истә тотып, тирән рәхмәт хисләре белән язылгандыр.
 Егетләрнең һәрберсе авылдаш шагыйрәләренә рәхмәт сүзен җиткерде:
 – Рәзинә, китабыңдагы авыл язмышы барыбызның да язмышы, кичерешләре. Рәхмәт сиңа, шигырьләреңдә, җырларыңда Чебенлебезне яшәтәсең, шуның белән безнең күңелләргә дә сулыш өрәсең. Күкрәгеңдә шигырь уты сүнмәсен, син безнең күңелләрдә яши торган моңның бер кылы. Без, менә монда тезелеп баскан ир-егетләр, Чебенленең соңгы буыны. Исән чагында, гадәттәгечә, авылыбыз урынындагы истәлек һәйкәле янына Хәтер көненә җыелыйк. Ә син безне шигырьләрең, җырларың белән шулай рухландырып тор, – диде Фәрит Ясәвиев. Рәзинә егетләргә багышланган «Җир улына» дигән шигырен сөйләде. Аннары ул үзенең «Чебенле – гөлләр иле» җырын җырлады. Зал аны аягүрә басып тыңлады.

«Зәңгәр Ыгым хыялымда...»

Җир йөзеннән югалган туган авылга багышланган шигырьләр, җырлар, истәлекләр сагыш белән сугарылган булса да, бәйрәмне алып баручы Флүзә Сәлимова аны якты бәйрәмгә, дөресрәге, якты сагышка әверелдерде. Күңелләре бер тулып ташып, канатланып карады халык бәйрәм программасын.

Рәзинә Насыйбуллинаның китабына «Зәңгәр Ыгым хыялымда...» дип исем бирүе юкка гына түгел. Инде олыгаеп барганда да туган авылын, суында коенып үскән Ыгын, үткән еллар хатирәләрен сагыну, әти-әнисенең гомер көзләрендә, балалары үскән ояны туздырып, чит-ят җиргә чыгып китәргә мәҗбүр булуыннан калган йөрәк ярасы яши аның хыялында.
Рәзинә Насыйбуллина авылдашларына бәйрәм бүләк итте, үзе дә килгән кунакларның чиксез рәхмәтен җыеп, иҗатына яңа көч алып киткәндер.

Заһидә Нәбиуллина,

ветеран журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев