5 апрель 2022 яңалыклары
-
Су астында калган авыл кызы
Тукай районының Боерган авылында искиткеч матур чара – китап бәйрәме үтте. Районда туып-үскән, күп еллар «Якты юл» газетасында, «Чаллы ТВ»да, «Шәһри Чаллы» редакциясендә эшләгән, бүген Чаллыда яшәүче шагыйрә Рәзинә Насыйбуллинаның «Зәңгәр Ыгым хыялымда» дигән күләмле китабы басылып чыкты. Бәйрәм дә шул уңайдан оештырылды.
-
Помидор уңышы мул булсын өчен киңәшләр
Орлыклар күптән сайланган, утыртылган. Бакчачылар помидор үсентеләрен теплицага чыгарыр өчен көннәр җылытканны көтә. Әмма ашыгырга ярамый, суыклар беткәнен көтәргә кирәк. Помидор яктылык ярата, үсентеләр утыртылган тартмаларны яктыда тотарга кирәк.
-
Ишегалларын төзекләндергәндә халык тәкъдиме исәпкә алынырга тиеш
Быел Чаллыда 119 ишегалдын яңарту күздә тотыла. Һәр объектның паспорты һәм төзекләндерү схемасы йортта яшәүчеләр белән килешенәчәк.
-
Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырыла
Чаллыга Украинаның Мариуполь шәһәреннән 297 кеше кайтты. 197 кешене «Жемчужина» санаториена һәм 100 кешене «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар.
-
Даруханәләрдә дарулар запасы җитәрлек
Татарстан халкы даруханәләрдә һәм хастаханәләрдә препаратлар бетә ала дип борчыла, ләкин «Таттехмедфарм» складларында 2,2 миллиард сумлык дару запасы да бар.
-
Популяр җырчы Илмира Нәгыймова гайбәт язмаска чакыра
«Бер-беребезгә ямьсез, начар сүзләр, гайбәт язмаска киңәш итәм», - ди ул.
-
Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булган Марина Тулаинова: «Рәхмәттән башка сүз юк!»
«Жемчужина» санаториенда бүгенге көндә Мариупольдән килгән 197 кеше гомер итә. Аларның үзләре белән сөйләштек.
-
Шәһәрдә бер сәүдә үзәге 39 222 000 сумга сатуга куелган
Бу хакта мәгълүмат бушлай белдерүләр сайтында барлыкка килде.
-
«СалаваTik»лар әбиләргә җыр бүләк итә
«СалаваTik»лар әбиләренә булган хисләрен өр яңа җырга салып «Әбием, әбекәем» җырын башкара.
-
Чаллыда җәяүлене бәрдереп киткәннәр
4нче апрель көнне кичке сәгать җиде тулганда 20 яшьлек машина йөртүче светофор белән көйләнгмәгән җәяүлеләр кичүе буенча узучы кешене бәрдерә.
-
Чаллы эшмәкәрләреннән – савыт-саба
Акча җыеп, «Жемчужина» санаториясенә урнаштырылган Мариуполь кешеләренә 300 данә савыт-саба җыелмасы илтеп биргәннәр.
-
Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булган Татьяна Акрамова: «Пулялар очкан, шартлаулар яңгырап торган җирдән качтык»
Чаллыга Украинаның Мариуполь шәһәреннән 297 кеше кайтты. 197 кешене «Жемчужина» санаториена һәм 100 кешене «КАМАЗжилбыт» кунакханәсенә урнаштырдылар. Украинадан килүчеләр белән без дә очраштык.
-
Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булган балаларны мәктәпкә әзерлиләр
«Жемчужина» санаториенда урнаштырылган балалар тиздән 14нче гимназиядә укый башлаячак, ә «КАМАЗжилбыт» кунакханәсендәге яшүсмерләр 13нче мәктәптә барачак.
-
Мәләкәс елгасын кайчан чистарталар?
Бу эшкә балыклар уылдык чәчкәннән соң керешәчәкләр.
-
Украинадан килүчеләрне шефлыкка алалар
Наил Гамбәр улының тәкъдиме нигезендә, ДНР, ЛНР һәм Мариупольдән күчеп китәргә мәҗбүр булганнарга ярдәм итү өчен махсус фонд булдырылды. Шәһр мэры үзе анда беренчеләрдән булып 50 мең сум акча күчерде. Фонд аша җыелган акчаларга кием-салым, аяк киемнәре, шәхси гигиена һәм башка кирәк-яраклар алачаклар.