Табиблар коткарып калды
Урамга бик чыкмаска тырышсам да, кибеткә-фәләнгә барган арада чир йоктырдым. Температурам күтәрелде, борын тыгылды, ә ис, тәм сиздем, тамак авыртмады. Температурам дүрт көн 38 градус тирәсе торгач, үзебезнең участок терапевтын чакырттык.
Ул тикшерде, тыңлады, кандагы кислород күләмен үлчәде, тиешледән түбән диде. Антибиотик билгеләде, С витамины, вируска каршы дару, күп итеп кайнар чәй, җиләк-җимеш суы эчәргә кушты, хәлегез авырайса, “скорый” чакыртыгыз диде. Бу дарулар файда бирмәде, хәлем яхшырмады, бер нәрсә ашый-эчә алмыйча, коса башладым, эч китте. Тагын участок табибын чакырттык. Ул рентгенга килегез, мазок бирегез диде. Анда чиратта торырга минем хәл юк, инде сулыш кыса башлаган иде, улым төнлә тәүлек әйләнәсе эшләүче клиникага алып китте, 4000 сумга (хезмәт ветераны булгач, 600 сум ташлама ясадылар) компьютер томографиясе ясаттык. Иртән нәтиҗәсен белгәч, авып китә яздым: ике як үпкәнең дә 60%ын чир чорнап алган! Шуннан соң ярты сәгать буена ашыгыч ярдәмгә шалтыраттык, ике сәгатьтән килделәр. Чит планета кешеләре кебек киенгән врачлар йөрәкне, үпкәне тикшереп карагач, алып киттеләр. Машинага утыргач та, кислород баллонына тоташтырдылар. Хастаханәгә авырулар ташучы машиналар бик күп иде, бер сәгать чират тордык. Палатага кереп җиткәндә хәлем хәтәр иде инде. Калтырый башладым, көзән җыерды, үләм дип уйладым. Бер табиб хәтта саклану киемнәрен дә киеп тормыйча йөгереп керде, тиз генә күрсәтмәләр бирде. Тыз-быз чабышып, мине дәваларга да керештеләр, кислород бирделәр, система куйдылар, уколлар ясадылар. “Апа, хәлегез әйбәт түгел”, – диделәр. Көне-төне карадылар, температураны, кан басымын үлчәп тордылар, антибиотик, кан сыеклатучы дарулар, гормоннар белән дәваладылар. Аларга карап, ничек аякта йөриләр болар дип исләрем китеп, Аллаһ ярдәм бирсен дип, теләп яттым. Беренче көннәрдә сөйләшергә хәлем булмады, суларга авыр иде. Аннан соң да әле, балалар, туганнар шалтыратканда авырдан сөйләштем. Чыгар вакыт җиткәндә генә кислород маскасын көнгә берничә сәгать кенә куллана башладым. Мин хастаханәдән чыкканда, табиблар, шәфкать туташлары: “Апа, син безне бик куркыттың”, – диделәр. Аллаһ ярдәме, табиблар тырышлыгы белән генә исән калдым.
Саҗидә Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев